Маяк
+22 °С
Дождь
җәмгыять
25 Февраля 2024, 06:00

Яңа фельдшер - акушерлык пункты ишекләрен ачты

Авыл җирлегендә халык сәламәтлеген кайгырту, төрле авырулардан профилактикалау, кисәтү бурычы фельдшер-акушерлык пункты хезмәткәрләренә йөкләтелгән. Чөнки кеше авырганда, иң беренче чиратта, медпункт ишеген шакый. Илеш авылы фельдшерлык-акушерлык пунктында авылдашларын дистә еллар дәвамында ремонт күрмәгән, бернинди дә уңайлыклары булмаган бүлмәдә хезмәтләндерсә, шушы көннәрдә биредә яңа ФАП үз ишекләрен ачты. Ул әлеге төбәктә яшәүче 300дән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк.

Яңа фельдшер - акушерлык пункты ишекләрен ачтыЯңа фельдшер - акушерлык пункты ишекләрен ачты
Яңа фельдшер - акушерлык пункты ишекләрен ачты

Әйтергә кирәк, район җитәкчелеге хәстәрлеге һәм «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» төбәк программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә файдалануга тапшырылган медицина учреждениесе илешлеләр өчен олы бүләк булды. Тантанада муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рәмил Хәертдинов, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Рәзидә Гатауллина, “Илеш” кооперативы рәисе Рәмил Нурыев, Ябалак авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Рөстәм Гыйлемханов һ.б. катнашты. Объектны ачу хокукы фельдшерлык-акушерлык пункты мөдире Глүсә Габбасовага, авыл старостасы Зинура Гыйләҗевага, биләмә башлыгы Рөстәм Гыйлемхановка бирелде.

Ил буенча барган икътисади кризис чорында башка төбәкләрдә күп ФАПлар ябылса, республикада киресенчә, ел саен иң ерак торак пунктларда дистәләгән модульле конструкцияләр төзелә. Быел 54 модульле ФАП һәм биш амбулатория төзү планлаштырыла. Илештә дә әледән-әле яңалары сафка бастырыла - бу әлбәттә, республика һәм район җитәкчелегенең халык сәламәтлеген кайгыртуын дәлилләүче факт. Илеш авылындагы ФАПка медицина ярдәме сорап 300дән артык кеше мөрәҗәгать итәчәк, шуларның 95е – балалар. Авылдашларын биредә 35 ел дәвамында тәҗрибәле фельдшер Глүсә Габбасова кабул итә.

Әлеге пунктта санитар таләпләргә тулысынча җавап бирерлек шартлар бар. Бер бүлмә - авыруларны кабул итүгә, икенчесе дәвалау процедуралары үткәрүгә тәгаенләнгән. Дарулар саклау, стерильләштерү шкафлары куелган, кирәкле инструментлар, яңа туган сабыйларны үлчәү өчен электрон үлчәүгеч белән тәэмин ителгән, санитар узел да бар. Иң мөһиме – бүлмәләрдә җылы һәм якты, пациентлар өчен дә, медицина хезмәткәрләренә дә уңайлыклар тудырылган. Димәк, биредә яше - карты квалификацияле ярдәм алачак.

«Бердәм дәүләт мәгълүмати сәламәтлек саклау сис- темасы нигезендә сәламәтлек саклауда бердәм санлы контур булдыру» төбәк проекты кысаларында ФАП- ларга югары тизлекле интернет үткәрелгән, аның ярдәмендә медицина хезмәткәрләре республика медицина мәгълүмати системасына керү мөмкинлегенә ия, пациентның дистанцион рәвештә ЭКГ-сын алу һәм республика стационарлары һәм район үзәк дәваханәсе табиблары белән телемедицина консультацияләре уздыру мөмкинлеге бирелгән.

- Яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктлары халыкка күрсәтелә торган медицина ярдәменең уңайлылыгын һәм сыйфатын арттырырга ярдәм итә, - дип билгеләп үтте баш табиб Рәзидә Гатауллина.

Яңа бинаның эче белән танышканнан соң, авыл халкы үз тәэссоратлары белән бүлеште. “Үзем шушы авылда туып-үстем, 30 ел мәктәптә эшләдем, шуңа күрә әлеге пунктның ачылуы минем өчен икеләтә куаныч. Чөнки район үзәгеннән ерак торабыз, сәламәтлек буенча нинди генә проблема килеп чыкса да, Глүсәгә йөгерәбез. Ничәмә еллар фельдшерга кооператив идарәсе бинасында бер бүлмәдән икенчесенә күчеп йөрергә туры килде. Җылылык җитмәгән, электр белән проблемалы чаклары булды. Кооператив рәисе Рәмил Нурыев бервакытта да ярдәменнән ташламады. Шулай да аерым бина булуын бик теләдек. Мин үзебезнең Глүсә Габбасованы һөнәренең чын остасы, дип саныйм. Авыруны шифалы сүзләре белән дә, тиешле медицина чаралары белән дәвалауга да көчен кызганмый. Җиһазландырылган яңа бинада исән-сау эшләргә язсын аңа”-, ди авыл старостасы Зинура Гыйләҗева фикерләре белән бүлешеп.

Лилия ЙОСЫПОВАГөлнур ХӘЛИМУЛЛИНА (фотолар).

Яңа фельдшер - акушерлык пункты ишекләрен ачты
Яңа фельдшер - акушерлык пункты ишекләрен ачты
Яңа фельдшер - акушерлык пункты ишекләрен ачты
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас