Илеш районында яшәүчеләрнең барысы да, кечедән алып зурга кадәр, солдатлар өчен гуманитар ярдәм җыюга кушыла.
Мәктәпләр һәм балалар бакчалары, учреждениеләр һәм оешмалар, пенсионерлар һәм яшьләр үз өлешләрен кертә.
- Ишкар авылы халкы 15 метрлы маскировка челтәрләре һәм окоп шәмнәре тапшырды. Бу инде аларның сугышчылар өчен үрелгән өченче челтәр.
- Рәсилә Басыйрова 10 пар стелка һәм 20 пар носки алып килде.
- "Игелек атналыгы" акциясе кысаларында бала үсеше үзәге хезмәткәрләре һәм ата-аналар азык-төлек һәм шәхси гигиена чаралары җыеп китерде.
Яркәй авыл советы авыл биләмәсе администрациясе бинасында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыю пункты эшли.
Көн саен иртәнге 9дан кичке 5кә кадәр пункт ачык. Моннан гуманитар йөк алгы сызыкка китә.
Барыгызга да игелекле эшләрегез өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Иң мөһиме, батыр егетләребез махсус хәрби операция зонасыннан исән-сау әйләнеп кайтсын.