Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
1 март 2024, 05:30

Балалар сәламәтлеген ныгыта

Районда яшь буынны физик яктан сәламәт итүгә һәм булачак спортчыларны тәрбияләүгә зур игътибар бирелә.

Югары Яркәйдәге икенче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе әлеге бурычны тормышка ашыруда максатка юнәлешле эшчәнлек алып бара. Биредә ике йөзү бассейны, заманча спорт җиһазлары белән тәэмин ителгән тренажерлар залы бар. Күптән түгел отчет җыелышы уздырылып, анда төп доклад белән ДЮСШ-2 директоры Рөстәм Сәетов чыгыш ясады.

Докладчы Рөстәм Салават улы билгеләвенчә, ДЮСШ-2 дә йөзү буенча занятиеләр алып барылган. Коллектив барлыгы 27 хезмәткәрне берләштерә. Алар районда оештырылган төрле чараларда актив катнашкан.

Барлыгы уку төркемнәрендә 979 бала шөгыльләнә, шуларның 430ы - йөзү буенча. 2023 елда барлыгы 172 массакүләм разряд бирелгән. 25 төбәк күләмендәге ярышларда, 32 муниципальара дәрәҗәдәге ярышларда катнашканнар.

Гомумән, физик яктан чыныгырга, үз көчеңне сынап карарга, ярышларда катнашып, призлы урын алырга, әлеге өлкәдә камилләшергә уңай шартлар булдырылган бассейнга һәркем теләп йөри.

Ильфира НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас