Хуҗалык 6226 гектар мәйдандагы чәчүлектән 72883 центнер уңыш җыеп алуга ирешеп, бу 2022 елга караганда 63524 центнерга кимрәк. Гектар көче 18,1 центнер тәшкил иткән. Техник культуралардан 302 гектарда рапс игелеп, тулай җыемы 913 ц булган. Басучылыктан 49 млн. 4 мең сум табыш алынып, рентабельлек - 68,6 процент.
Хуҗалык рәисе Раил Рәмил улы үз чыгышында ирешелгән уңышлар белән бергә җитешсезлекләргә дә тукталып, кыскача анализ ясады. Аның әйтүенчә, белгечләр һәм механизаторлар тарафыннан барлык агротехник чаралар дөрес үтәлсә, атап әйткәндә, язгылыкта дым вакытында капланса,тирәнлек көйләнеп культивация эшләнсә, җир куенына чәчү орлыгы һәм ашлама тиешле норма белән кертелсә, һәр гектардан уңыш 30 центнердан да ким булмаска тиеш булган. Шуңа күрә быел да әлеге хаталарны җибәрмәс өчен хәзердән үк техниканы яхшылап ремонтлап, язгы кыр эшләрен вакытында башкарып чыгу бурыч итеп куелды җыелышта.
Җыелышта терлекчелектә эшләүчеләрнең хезмәтенә дә анализ ясалды. Узган чорда тулай керем 35,6 проц. булган. Хуҗалык буенча һәр шартлы баш малга 45,2 ц азык берәмлеге хәзерләнеп, печән – 366, силос – 5653, сенаж – 3053 тонна тәшкил иткән. Җәмгыять җитәкчесе билгеләвенчә, аны дөрес тотынганда, продукция җитештерүне арттыра барып, кышлатуны уңышлы тәмамлауга мөмкинлек бар. Отчет чорына 21323 ц сөт җитештерелеп, бу күрсәткеч 2022 елга караганда 2128 ц күбрәк. Хуҗалык буенча 20513 ц сөт сатылган. Кызганычка каршы, малларның сакланышы мактанырлык түгел, узган елда 93 баш мал үлеменә юл куелган. Нәтиҗәдә, көтү әйләнешенә җитәрлек күләмдә таналар кертелми, савым сыерлары яңартылмый, бу, үз чиратында, продукция җитештерүне киметүгә булышлык итә. Бу җәһәттән Раил Рәмил улы терлекчелек тармагына игътибар җитмәвен ассызыклап, нәселле маллар үрчетүне, югары продуктлы терлек алу өчен ясалма орлыкландыру технологиясен, фермаларда кул эшен механикалаштыруны, мал ашату һәм асрау буенча перспектив алымнар куллануны, рентабельлелекне арттыруны максат итеп куйды.
Арытаба баш инженер Фәвәрис Гәрәев, баш зоотехник Илдар Нургалиев докладны тулдыландырып, үзтәнкыйть күзлегеннән чыгып, проблемаларны аңлатты, эштәге кимчелекләр һәм аларны бетерү юлларын, киләчәккә бурычларны барлады. Баш икътисадчы Руслан Сәетов 2023 елга производство - финанс планы белән таныштырды. Карабаш авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Илдус Камалов та чыгыш ясап, биләмәне төзекләндерүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәтен җиткерде һәм арытаба да үзара хезмәттәшлекнең ныклы булуын теләде.
Отчет җыелышында муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин да катнашып, район авыл хуҗалыгы тармагының узган елгы күрсәткечләренә тукталды һәм хуҗалык җитәкчелегенең басучылык һәм терлекчелек продуктлары җитештерүне арттыруда киләчәкне күзаллап, производствоны күтәрүгә ныклы игътибар бирергә кирәклеген билгеләде. Арытаба ул “Мир” җәмгыяте директоры Р.Ганиевка – Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы- Корылтайның, водитель Әлфит Насруллинга – Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының, механизатор Вәсил Сәфиуллинга, водитель Радик Гафаровка, Иштирәк сөтчелек фермасы мөдире Азат Насруллинга, ындыр табагы эшчесе Рәсилә Әлмөхәммәтовага – муниципаль район хакимиятенең, машина белән сыер саву операторы Зөһрә Галихановага, нәсел учетын алып баручы Илсирә Мөхәмметдиновага, ындыр табагы машинисты Нәүфәл Рәхмәтуллинга, учетчы Гүзәл Насруллинага район авыл хуҗалыгы идарәсенең Почет грамоталарын тапшырды.
Шулай ук фидакарь хезмәт үрнәге күрсәтүче бер төркем алдынгылар җыелышта хөрмәт белән телгә алынып, премияләр белән бүләкләнде. Лаеклы ялга китүчеләр тәбрикләнеп, аларга бүләкләр тапшырылды. Авыл уңганнарына район мәдәният сарае хезмәткәрләре моңлы җырлардан торган концерт программасы тәкъдим итте.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.