Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
1 март 2024, 05:45

Уңайлы шартлар булдырылган

Район үзәгендә урнашкан ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемендәге балаларяшүсмерләр спорт мәктәбе физик яктан сәламәт шәхес тәрбияләүгә зур игътибар биреп, бу юнәлештәге максат-бурычларны тормышка ашыруда нәтиҗәле эшли.

Күптән түгел биредә отчет җыелышы уздырылып, ул эшчәнлекләренә йомгак ясау һәм киләчәккә планнар билгеләүгә багышланды.

Төп докладчы әлеге мәктәпнең директоры Айдар Фәрхетдиновның чыгышыннан күренүенчә, биредә 6 спорт төре: волейбол, милли көрәш, акробатика, футбол, чаңгы, шахмат буенча занятиеләр үткәрелә. Аларда 5-17 яшьтәге 308 бала шөгыльләнә.

Биредә шөгыльләнүчеләр барлык республика, зона, финал ярышларында катнашып килә. Узган елда Бөтенрусия, республика, зона, район күләмендә үткәрелгән бәйгедә уңышлы чыгыш ясаганнар. Укытучы-тренерлардан И.Ямалиевның, Р.Шәйхелисламованың тәрбияләнүчеләре яхшы нәтиҗәләргә ирешкән.

Гомумән, учреждениедә шөгыльләнүчеләрнең сәламәтлеген ныгытуга һәм саклауга, өстәмә белем бирүнең мөмкинлеген һәм сыйфатын арттыруга юнәлтелгән барлык шартлар тудырылган.

Ильфира НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас