Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
2 март 2024, 05:40

Исәпләү формасы расланды

Агымдагы елның I кварталыннан 6-НДФЛ исәпләү Русия Федераль салым хезмәте боерыгы белән расланган форма буенча тәкъдим ителә.

Анда күрсәткечләрне тутыруның дөреслеген контрольдә тоту өчен 1 нче һәм 2 нче бүлек күрсәткечләре структуралаштырылган. Бу салым агентларына исәпнең дөреслеген салым органына тапшырылганчыга кадәр үзаллы күзәтергә мөмкинлек бирә.

Шулай ук 6-НДФЛ формасыннан әлеге исәпләүнең башка күрсәткечләрен дубляжлаучы аерым юллар алынган.

Моннан тыш, физик шәхесләр алган керемнәр турында белешмәнең расланган формасында салым суммасы күчерелгән юл юк ителгән.

Яңа формада НДФЛны күчерү вакыты буенча законнарның үзгәрешләре дә исәпкә алынган.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елның 1 гыйнварыннан салым агентлары НДФЛга айга ике тапкыр түли, чөнки аны күчерүнең ике срогы гамәлдә: агымдагы айның 1 нче көненнән алып 22 нче көненә кадәрге чорда - 28 нче көннән дә соңга калмыйча; агымдагы айның 23 нче көненнән соңгы санына кадәр киләсе айның 5 нче көненнән дә соңга калмыйча; 23-31 декабрьдә НДФЛны күчерү вакыты гамәлдәге редакциядә - агымдагы елның соңгы эш көненнән дә соңга калмыйча саклана.

Салым инспекциясе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас