+22 °С
Яңгыр
Югары Яркәйдәге физкультура-сәламәтләндерү комплексының хоккей тартмасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган турнир узды. Турнирда өч команда катнашты: Югары Яркәй, Иске Кыргыз, Тәҗәй авылыннан хоккей командалары үзара көч сынашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча Югары Яркәй спортчылары беренче булса, Иске Кыргыз, Тәҗәй хоккейчылары икенче-өченче урыннарны бүлеште.
Ильфира НИГЪМӘТУЛЛИНА.