Анда инструменталь ансамбльләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар башкаруында җырлар тәкъдим ителде.
Конкурсның йомгаклау этабында мәктәпкәчә белем бирү оешмалары һәм 8 мәктәпкәчә төркем чыгыш ясады. Музыкаль номерлар “Вокаль ансамбль”, “Инструменталь ансамбль” һәм “Вокаль башкару. Соло” номинацияләре буенча бәяләнде.
Бу конкурска балалар бакчасының бөтен коллективы белән әзерләндек. Сценарийны мөдир А.Баһаветдинова белән бергә язып, тәрбияче А.Сәетгәрәева алып барды. Аңа «Өч мәче» мультфильмы геройлары – шаян мәчеләр алып барырга ярдәм итте. Тәрбиячеләребез Л.Акмалова, А.Вәлиева һәм З. Гыйләҗева мәчеләр ролен башкарды. Костюмнарын да тәрбиячеләр үзләре текте, аларга балалар бакчасы тәрбияләнүчесе Аринаның әнисе Р.Нәфыйкова ярдәм итте.
Конкурс бик матур концерт кебек узды. Балалар үз номерлары белән бик шатланып чыгыш ясады һәм тәнәфесләр вакытында мәчеләр белән музыкаль уеннар уйнады.
Безнең өлкән төркем тәрбияләнүчеләре (тәрбиячесе – З.Насыйрова) «Көне буе яңгыр ява» җыры белән чыгыш ясап, «Вокаль ансамбль» номинациясендә өченче урын яулады. Алар лаеклы чыгыш ясады, шуңа күрә алар белән горурланабыз. Без үз йолдызларыбызны кабыздык, хәзер алар безнең юлны яктырта.
Айсылу САЛИЕВА, Югары Яркәйдәге дүртенче балалар бакчасының музыкаль җитәкчесе.