Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
3 март 2024, 06:30

Авыл моңга күмелде

Күптән түгел Йонны авылында оештырылган “Йонны сандугачы-2024” музыкаль конкурсы гади җыр-моң бәйгесе генә түгел, ә, чын мәгънәсендә, авыл халкы өчен зур бәйрәм булды.

Авыл моңга күмелдеАвыл моңга күмелде
Авыл моңга күмелде

Шушы төбәктә туып-үсеп, районда спорт өлкәсен үстерүгә зур игътибар бирүче, күпчелек чараларның спонсоры, Әфган сугышы ветераны, бүгенге көндә шәхси эшкуарлык белән уңышлы шөгыльләнүче Рүзил Мәгъданов янә авыл тарихы битләренә үзенең зур өлешен кертте - яшьләрнең, урта, өлкән яшьләрдәге һәвәскәр җырчыларның сәләтләрен үстерүдә, халыкка танытуда, гомумән авылны данлауда әһәмияте бик зур булган чара үткәрде.

Әйткәндәй, элек-электән оста гармунчылар, халык, билгеле авторлар җырларын башкаручы гади кешеләр гомер-гомергә яшәгән төбәгебезнең йөзек кашы булды. Авыл мәдәният йортында узган бәйрәмдә әнә шул ихтирам, абруй яулаган шәхесләр сәхнә тотты.

Чараны ачып, Рүзил Риф улы бәйрәмнең максатын билгеләде:

- Авылларыбызның , яшәгән халыкның тотрыклылыгын тәэмин итү өчен берләшеп, аны яшәтүдә, күтәрүдә, төзекләндерүдә көчебезне тупларга тиешбез. Ата-бабаларыбызның мирасын саклап, киләчәк буынга васыять итеп калдыру, авылыбызны үстерү өчен яшьләрне биредә төпләнергә өндәү – безнең бурыч. Сәламәт яшәү рәвешен алга куеп, спорт заллары, чаңгы трассалары, боз мәйданчыклары һәрвакыт эшләп торсын. Шунысы шатлыклы, дини белем алырга теләк белдергән кардәшләребезнең саны елдан-ел арта бара. Бу – халык дингә ныграк тартыла дигән сүз. Авылыбызның “Иман” мәчете ишекләре динебезне танырга теләгән кешеләргә һәрьяклап ачык, шәкертләр саны артсын. Әгәр дә балаларыбызны иман белән тәрбияләсәк, үзебез Аллаһ сүзләре белән вәгазьләнсәк, бар файдасы үзебезгә булыр, - диде ул.

Районыбызның абруйлы шәхесе Ибраһим хәзрәт Мәгъданов та чараның әһәмиятен билгеләп үтте. Гүзәл динебезне дөрес аңлау һәм төпле гыйльми мәгълүматка ия булу һәрбарчабызга савап булуын, динебезне өйрәнү, аны үстерү андагы мәрхәмәтлелекне, бар те- реклек дөньясына булган рәхимлелекне күрүгә ирештерәчәген әйтте. “Шәһадәт - исламның биш баганасының беренчесе, ул Аллаһы Тәгаләнең барлыгына-берлегенә ышануны һәм Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Аның хак пәйгамбәр булуын тануны белдерә. Шәһадәт сүзләрен әйткән кеше мөселман була”, -диде дин әһеле һәм бар шартларын китереп азан яңгыратты, шәһадәт сүзләре әйттерде.

Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин катнашып, авыл халкына күркәм бәйрәм оештырганы өчен шәхси эшкуарга рәхмәтен белдерде.

-Ике мәчетле, өч зиратлы, территориясе һәрвакыт тәртиптә булган Йонны авылында тырыш, эштә, белем алуда, хуҗалык итүдә генә уңган-булган түгел, ә җыр-моңга оста кешеләр дә яши, - диде ул. –Биредә күп кенә эшләр башкарырга туры килде – мәктәп ремонтланды, юллар төзекләндерелде, су кертелде һ.б. Бу җәһәттән халыкның бердәмлеге күренеп тора, авыл тормышына битараф булмаучылар бихисап. Махсус хәрби операциягә гуманитар ярдәм күрсәтүдә авылдагы шәхси эшкуарларның, халыкның зур ярдәмен тоябыз. Киләчәктәдә әлеге бәйгенең үткәрелүе традициягә керсен, ә без, үз чиратыбызда, үз өлешебезне дә кертербез, - диде Илдар Иршат улы.

Р.Мәгъданов авылда хуҗалык итүдә күрсәткән ярдәмнәре, ха- лык яшәешен җиңеләйтүдә үз өлешен керткән муниципаль район хакимияте башлыгы И.Мостафинга, крестьян-фермер хуҗалыгы җи- тәкчесе И.Ялаловка, шәхси эшкуар Ф.Гәрәевка, Ибраһим, Илмир хәзрәтләргә Рәхмәт хаты тапшырды, ихлас теләкләрен җиткерде. Шулай ук территориядә уңышлы эшләп килүче “Агыйдел” җәм- гыяте директоры А.Әюповка, Йонны авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Б.Мансуровка рәхмәт сүзләрен юллады.

Шуны да билгеләргә кирәк, хакимият башлыгы бәйрәм уңаеннан мәдәният йортына яңа аппаратура бүләк итте. Аны һәрбарчасы шатланып кабул итте, олы рәхмәтләрен җиткерде.

Билгеле булуынча, авылдан Әфган сугышына 12 яугир китеп, бүгенге көндә аларның тугызы исән-сау. Алар сәхнә түренә чакырылып, мәртәбәләнде.

Ниһаять, көтеп алынган бәйге вакыты җитте. Аның алдыннан мәчеттә белем алучы шәкертләр, кызлар шигырьләрен, корьән, нәшид укып ишеттерде, җырларын җырлады. Шәхси эшкуарның тормыш иптәше Гөлшат Кәшбелгаян кызының да моңлы җырлары көчле алкышларга күмелде.

Сәхнәдә барлыгы 11 кеше ялгыз җырда, кайсылары гармун моңнары белән, үз талантын күрсәтте. Бәйгечеләр җырлап бетеп, жюри әгъзалары нәтиҗә ясаган вакытта, тамашачылар өчен авыл һәм район мәдәният сарае үзешчәннәре чыгыш ясады.

Жюри, көчле алкышлар астында, катнашучыларның барсына да тиешле бәя биреп, аларга Дипломнар, акчалата бүләкләр тапшырылды. Беренче урынны Наил Рәхмәтуллин яуласа, икенче урынга Шамил Шафыйков чыкты, өченче урыннарны Алмаз Шәрипов һәм Данил Шәехмурзин бүлеште. Конкурста катнашкан Фәһия Шәйхалиева, Камил Әюпов, Фәнис Гәрәев, Айнур Әхмәтшин, Вәсилә Гыйльманова, Илмира Шәмсегалиева дәртле дә, моңсу да җырлары белән һәркем күңеленә үтеп керде.

Чараны оештыручылар район мәдәният сараеның хезмәткәрләре, төп чыгышлары Йонныдан булган Айвар Миңнеголовка, Илдар Хәйбрахмановка, Алмаз Шәриповка кичәне музыкаль яктан бизәгәннәре, дәртле җырлары белән сөендергәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Ә тамашачылар, үз чиратларында, һәр чыгышны көчле алкышларга күмде. Бар халык исеменнән Р.Мәгъдановның укытучы-сы Фәсиха Кашапова күтәренке кәеф белән хис-кичерешләрен әйтте, нәсер укыды.

Әйтергә кирәк, халык биредә мәдәни чараларны бик ярата, залда хәтта буш урыннар юк иде. Биредән һәркем канәгать калып, рәхмәтләр әйтеп, күтәренке кәеф белән таралышты.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

 

Авыл моңга күмелде
Авыл моңга күмелде
Авыл моңга күмелде
Авыл моңга күмелде
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас