Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
3 март 2024, 05:30

Туган йортыбызның яме

Кыш – ел фасылының иң салкыны булса да, ул шул тиклем матур, илаһи һәм сихри. Ул үзенең аклыгы, сафлыгы белән һәркемне үзенә җәлеп итә. Безнең кадерле кешебез, әниебез дә нәкъ шундый затлардан. Кадерлебез, Зарима Закир кызы ГЫЙНДУЛЛИНА, моннан җиде дистә ел элек, Югары Манчар авылында әни-әтисенең гаиләсендә өченче шатлыгы булып якты дөньяга аваз салган.

Туган йортыбызның ямеТуган йортыбызның яме
Туган йортыбызның яме

Дистәләрне дистәләргә кушып гомер йомгакларын сүтсә дә, күңел матурлыгын саклап, җан аклыгын башкалар белән бүлешеп яши белә безнең әниебез. Безне дә үзе кебек сабыр һәм түзем булырга, туганнарның, тормышның кадерен белергә өйрәтеп үстерде. Бүген дә ул безгә төпле киңәшче, җаныбызны җылытучы, гаилә учагын сүндерми саклаучы иң изге, иң кадерле илаһи зат.

Ул балачактан теремек, эшчән булып буй җитә. Туган авылында 10нчы сыйныфны тәмамлап, баш калабыз Уфага юллана. Биредә информатика һәм исәпләү техникасы колледжын уңышлы тамамлап, Югары Яркәйдәге статистика бүлегендә хезмәт юлын башлый. Гомер буе сайлаган һөнәренә тугры кала, 35 ел бүлектә хезмәт куеп, хаклы ялга чыга әниебез. Ә шәхси тормышына килгәндә, язмыш аны әтиебез Фәһит Фәһим улы белән яшьлек язында очраштырып, кавыштыра. Яшьләр матур итеп гаилә учагын тергезәләр. Ә инде бәхетләрен тагын да арттырып, без - ике кызлары – Гөлнара һәм Ленара дөньяга килдек. Шуны әйтәсебез килә, рәхәт, тыныч, бөтен яклап та сөю - назга тулы гаиләдә, ныклы, пар канат астында үсеп, буй җиттек. Алар бергәләп безне башлы-күзле иттеләр, зур тормыш юлына чыгардылар. Әни белән әти үз көчләре белән йорт тергезеп керде. Өй эчебез бүген дә әниебез үстергән гөлләр белән тулы. Ул бәйләмгә, аш-суга да бик оста.

Кайгы җиле сорап ишек какмый, диләр. Нәкъ,15 ел элек, пар канатыбыз сынды. Каты авырудан соң әтиебез якты дөнья белән хушлашты. Зур югалтуны әни дә, без дә бик авыр кичердек. Ул вакыттан гомер тәгәрмәче безне алга алып барса да, бүген дә якын кешебезне яратып, сагынып искә алабыз. Хатирәләребездә әти - әниебезнең бөтен яхшылыклары саклана. Әниебез ятим итмәде, үзе генә түгел, әти өчен дә, кайгыртып яшәвен бүген дә дәвам итә. Авырлыкларны зур сабырлык белән җиңәргә, тормышта сынмаска-сыгылмаска, кешеләрне һәм тормышны яратырга өйрәтте безне әни. Кадерлебезнең гаилә дигән патшалыкның алиһәсе булып, барыбызга юл күрсәтеп яшәве тормышыбызны нурлый. Ул - туган йортыбызның алыштыргысыз яме һәм ныклы тоткасы. Әниебезне юбилее белән тәбрик итеп, иң изге теләкләребезне юллыйбыз, киләчәктә сәламәт булып, шатлык-сөенечләр белән, балаларының, оныкларының күңел җылысын, хөрмәтен, ихтирамын тоеп, уңышларыбызга куанып, шатланып яшә, картлыгың тынычлыкта һәм муллыкта үтсен дибез.

Кызлары Гөлнара, Ленара һәм аларның гаиләләре.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас