+21 °С
Болытлы
Район мәдәният сараенда "Очередями льются строчки" проекты кысаларында автор-җырчы, Башкортстан Республикасының атказанган артисты Рәмил Бадамшинның концерты узды.
Концерт махсус хәрби операция зонасында алгы сызыкта булган солдатларга багышланды.
Чара барышында Рәмил Бадамшин Ватан, ата-бабаларның батырлыклары турында җырлар башкарды. Үзенең музыкасы аша ул сугышчыларны данлады, аларга ярдәм итү һәм хөрмәт сүзләрен җиткерде.
Шулай ук концертта район мәдәният сарае артистлары катнашты. Бу дуслык һәм бердәмлек атмосферасын өстәде.