+21 °С
Болытлы
Кужбахты урта мәктәбе коллективы быелгы уку елының театр сезонын япты. Алар тамашачыларга Әнгам Әтнабаевның "Мәхәббәт хакында җыр" драмасын тәкъдим иттеләр.
Бөек Ватан сугышы. Күпме өзелгән язмышлар, югалтылган тормышлар. Авырлыкларны, кайгыларны кичерергә өйрәнгән һәм шул ук вакытта яратканнарын көтә белгән хатын-кызларның язмышларын Кужбахты мәктәбе коллективы үзенең искиткеч чыгышларында ача алды. Спектакль ярдәмендә педагог - артистлар бу төшенчәләрне халык күңеленә җиткерә алдылар дип уйлыйбыз.