+21 °С
Болытлы
29 февральдә Исәмәт урта мәктәбе коллективы Мәфрүзә Ямалетдинованың "Телсез гармун" драмасын куйды.
Үз чыгышларында педагог - артистлар сугыш образын фронт кырларында түгел, ә гади авыл тормышы аша гәүдәләндерде. Сәхнәдә сугыш кыры да, өстән төшкән пулялар да юк, әмма сугыш китергән яраларның никадәр күңелсез булуын Исәмәт коллективы үз чыгышы аша тамашачыларга җиткерә алды.
Спектакль үз тамашачыларына булганны кадерләргә һәм булмаган нәрсәгә өмет белән яшәргә кирәк дигән фикерне ассызыклады.