+22 °С
Яңгыр
2024 елның февралендә М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты базасында физик культура буенча Бөтенрусия укучылар олимпиадасының төбәк этабы үтте.
Югары Яркәйдәге 1 нче гимназиядән Зөһрә Вәлиуллина һәм Рәвил Миңнекаев әлеге чарада катнаштылар. Олимпиаданың төбәк этабы нәтиҗәләре буенча алар икесе дә призёр булдылар.
Катнашучыларны-призёрларны һәм укытучы-остазлары Фәнзил Флүс улы Ягудинны ихлас күңелдән котлыйбыз. Аларга алга таба да уңышлар һәм җиңүләр телибез!