+21 °С
Болытлы
Югары Яркәйдәге 1 нче гимназиясе укучылары Илнар Гыйльметдинов һәм Азамат Камалетдинов М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты базасында узган география буенча Бөтенрусия укучылар олимпиадасының төбәк этабында катнаштылар.
Алар олимпиаданың төбәк этабы нәтиҗәләре буенча икесе дә призёр булды.
Без аларны һәм укытучы-остазлары Гөлнар Фәһим кызы Исмәгыйлованы бу казанышлары белән котлыйбыз. Укучыларыбызга алга таба да уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!