Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
5 март 2024, 10:25

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

Район халкы махсус операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүне дәвам итә.

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

- Дөмәй авылыннан Айрат Мостафин гуманитар ярдәм җыю пунктына эретеп ябыштыру аппаратын тапшырды.

-Игмәт авылы халкы җыелган акчага 2 эретеп ябыштыру аппараты, 4 электрод төргәге, 2 маска һәм эретеп ябыштыру өчен перчатка, озынайткыч сатып алды.

Абдулла авылы халкы куертылган сөт, пычкы, кораллар җыелмасы, 5 сөлге һәм 2 плед сатып алды.

Игмәт авыл советы авыл биләмәсе халкының тырышлыгы белән җыелган акчаның гомум суммасы 30500 сум тәшкил итә.

-Югары Яркәйдән Зифа Фәткулина сабын, дымлы салфеткалар һәм сөлгеләр алып китерде.

-Күп функцияле үзәк хезмәткәрләре сугышчылар өчен гигиена чаралары, газ баллончыклары, чүп капчыклары, көрәкләр һәм перчаткалар җыйды.

Якташларыбызга алгы сызыкта ярдәм күрсәтү өчен үз җанын һәм матди кыйммәтләрен салган һәр кешегә рәхмәтебезне белдерәбез.

Чыганак

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас