Кичә, 5 мартта, Уфада традицион "Кечкенә принцессалар балы" узды. Быел анда бөтен республикадан 300 кыз бала катнашты, шул исәптән махсус операциядә катнашучыларның балалары, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм ятимнәр.
Кечкенә принцессаларны бәйрәм белән котларга республика башлыгы Радий Хәбиров һәм «Бәхет территориясе» хәйрия фондының попечительләр советы рәисе Каринэ Хәбирова килде.
Башкорт дәүләт опера һәм балет театрына безнең Илеш районыннан өч кыз бала чакырылды: Айгөл Галләмова, Азалия һәм Амалия Яппаровалар.
Бәйрәм театр фойесында башланды. Анда һәр кызны әкият персонажлары каршы алды. Аннары яшь принцессаларны кызыклы программа көтте: иҗади күргәзмәләр, мастер-класслар, фотозоналар һәм бәйрәм балы үзе. Чараның ахырында «Тылсымлы бөртек» музыкаль спектакле каралды.