Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
7 март 2024, 16:05

Алга максат куеп

Кыш сиздерми генә үтеп китеп, яз аена да кердек. Басудагы карлар көннән көн кояш нурларында юкара, игенчеләрнең дә күңеле тыныч түгел. Үткән җәй җир кешесе файдасына булмады, инде алда ни көтә уйландыра, борчылдыра. 

Алга максат куепАлга максат куеп
Алга максат куеп

Әмма ни генә булмасын, киләчәккә өмет белән карарга, чәчү структурасын планлаштырырга, иң мөһиме, техника ремонтын барлык чаралар белән тизләтергә кирәк. Шул рәвешле, булган кешеләрне ремонтка туплап, хәзердән үк җиңне сызганмаганда, авыл хуҗалыгы машиналарының мөһим кампаниягә әзерләнеп бетмәү ихтималлыгы да бар. Март уртасында район буенча хуҗалыкара тикшерү эшләре башлануын исәпкә алганда, бүгеннән үк авыл хуҗалыгы машиналарының әзерләрен комплектлау һәм көйләү өчен мәйданга чыгарып тезү шарт.

М.Горький ис.кооператив әгъзалары, бигрәк тә механизаторлар моны яхшы аңлый. Шуңа да кооператив җитәкчелеге, инженертехник белгечләр һәр бригадада тракторларны, тагылма инвентарьны ремонтлау, язгы кыр эшләренә кадәр әзерлек сызыгына куюөчен максатка юнәлешле чаралар күрә. Хуҗалыкның финанс хәле авыр булса да, кирәкле запас частьләрне кайтарту хәстәрлеге күрелә. Әлеге вакытта Кадер бригадасы мастерскоенда ремонт эшләре җәелдерелгән.

- Тракторлар механизаторлар белән комплектланды ремонт эшләре күләме, кирәкле запас частьләр билгеләнде, дип сөйли Кадер бригадасы бригадиры Фикус Мослыхов. Мастерскойда эшләүчеләргә тиешле хезмәт шартлары тудыру максатында җылыту өчен мич ягыла, хезмәткә түләү хаклары аңлатылды.

Бүгенге көндә хуҗалыкта тырмалар, кәтүкләр, чәчкеч агрегатлары төзеклән дерелеп, алгы сафка тезелгән. Әлеге чорда культивацияләр ремонтлана. Шулай ук тракторлар ремонты – төп игътибар үзәгендә. Аларның күбесе язгы кыр эшләренә әзердә инде. Бер “Т150”тракторын гына сафка бастырасы калган. Әйткәндәй, агымдагы елда язгы басу эшләрендә дүрт “МТЗ82”, ике шәр “МТЗ 12.21”, “К700”, “Т150” тракторлары катнашачак.

Ремонтчылар Нәҗип Сәлихов, Радик Абдуллин, Азат Сабиров, Марсель Мослыхов, Фирдәвис Мөхәмәтов, Тәлгать Маликов, Сабирҗан Фаздалов үз эшләрен намус белән баш кара. Авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауны тәэмин итүдә эрет еп ябыштыручы Дифкать Дәүләтов механизаторларның якын ярдәмчесе булып тора. Шул рәвешле, бердәм хезмәт белән яңа уңышка үз вакытында нигез салуга ирешелер, дип ышанасы килә.

Лира ШАМИЛЕВА.

 

Алга максат куеп
Алга максат куеп
Алга максат куеп
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас