Маяк
+21 °С
Облачно
җәмгыять
7 Марта 2024, 17:25

Вакытны нәтиҗәле файдаланырга

Язгы кыр эшләре алдыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләренең машина-трактор паркларында, ындыр табакларында әзерлек эшләре көннән-көн арта.

Барлык хуҗалыклар да агымдагы елда игелә торган культураларны алдан билгеләп куйды, чәчү мәйданнарының гомум структурасы булдырылды. Район игенчеләренә барлыгы 86900 гектарда чәчү эшләре, шул исәптән язгы чәчү 76582 га, бөртекле культуралар 69673га планлаштырыла. Әлеге эш күләмен башкарып чыгар өчен район хуҗалыклары орлык фонды белән тулысынча тәэмин ителгән. Әйткәндәй, складларда 12500 тонна кондицияле тикшерелгән орлык бар.

Орлыкның сыйфатлы булуы да уңышның киләчәк язмышын билгели. Бу җәһәттән район буенча 11 махсуслаштырылган орлыкчылык хуҗалыгы бөртекле һәм техник культураларның перспективалы һәм климат шартларына уңайлаштырылган сортларын җитештерү буенча эшли.

Агымдагы елда 10 мең тоннага якын ашлама сатып алуны планлаштырабыз. Бу 1 гектар чәчү мәйданына уртача 38 кг актив матдә тәшкил итәчәк. Бүгенге көндә район хуҗалыклары минераль ашламалар сатып алуны активлаштырды. Заявкалар буенча аммиак селитрасы, карбамид, катлаулы ашламалар һ.б. туплана. Складларда бүгенге көнгә барлыгы 2803 тонна тәшкил итә. Аеруча “Агыйдел”, “Урал”, җәмгыятьләре, М.Гәрәев ис. кооператив, “Үзәк МТС” ДУАХП Илеш филиалы, “Игенче”, А.Рамазанов крестьян-фермер хуҗалыклары кызу темп белән эшли. “Урожай” токымчылык заводы җәмгыяте 900 тоннадан артык кайтарды.

Әлеге вакытта бар төр техникаларре монтлана, көйләнә, складлар тазартыла, чәчүлекләрне агулау машиналары карала. Орлыкларны агулауга җәлеп ителүче персонал медицина тикшерүе узарга һәм шәхси саклану чаралары, махсус кием белән тәэмин ителергә тиеш. Саклауга куелган орлыклар бинасына кар сулары агып кермәсен өчен, бина тирәсен кардан вакытында арындырырга кирәк.

Киләчәк уңышка нигез салу, чәчүне югары дәрәҗәдә әзерлек белән каршылау өчен, язгы кыр эшләренә чаклы калган вакыттан мөмкин кадәр нәтиҗәле фай даланырга кирәк.

Сергей ПИСКАРЕВ, район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы.

 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас