Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
8 март 2024, 05:30

Авыл уңганы

РФ Пенсия һәм социаль страховкалау фондының БР буенча бүлегенең Илеш районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) баш белгеч-эксперты Галия ФӘРХТДИНОВА да – тармак алдынгысы.

Авыл уңганыАвыл уңганы
Авыл уңганы

Тармакта уңышлар барыннан да элек хезмәткәрләрнең тырышлыгына бәйле. Үз һөнәрләренә тугры булган чын осталар көч куйган җирдә эш тә җайлы бара. РФ Пенсия һәм социаль страховкалау фондының БР буенча бүлегенең Илеш районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) баш белгеч-эксперты Галия Фәрхтдинова да – тармак алдынгысы.

Һөнәри белем белән беррәттән белгечкә пенсия һәм һәм социаль страховкалау системасында нәтиҗәле эшләү өчен җаваплылык, карарларны дөрес кабул итү, зур күләмле мәгълүмат белән эшли алу, законнарда мөмкин булган үзгәрешләргә тиз җавап бирә белү кебек сыйфатларга ия булу мөһим. Галия Фәвәзит кызы бу җәһәттән сынатмый. –Миңа мөрәҗәгать итүче һәркемнең сорауларын хәл итәргә тырышам. Әгәр нинди дә булса яңарак мәсьәләләр барлыкка килә икән, аларны үзем тикшерәм, чөнки бу алдагы эш өчен кирәкле тәҗрибә. Пенсия фондының яңа булган мәсьәләләрен кызыксынып өйрәнәм , төшенергә омтылам, – диде белгеч.

Шәхси тормышында да бәхетле ул. Тормыш иптәше Фидан Фирдәвис улы белән ике кыз һәм бер ул тәрбиялиләр. Эльвина белән Ильдан - Югары Яркәйдәге 1нче гимназиянең 6, 4 сыйныф укучылары, кече кызлары Мәрьям 6нчы балалар бакчасына йөри.

Гаилә Түбән Яркәйдә йорт салып кереп, матур дөнья көтә.

Ильфира НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас