Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
8 март 2024, 06:30

Авылның киләчәге бар

Кадер урта мәктәп коллективы үз чиратында Рәмзия Хөсәенованың “Табылдык” моңсу комедиясен сәхнәгә куйды.

Авылның киләчәге барАвылның киләчәге бар
Авылның киләчәге бар

Авылда җәйге иртә. Кошлар сайрый, таң ат канын белдергәндәй әтәч кычкыра, тавыклар да үзләренчә тавыш биреп моң чыгара.

Тирә-якка азан тавышы яңгырый. Бүген азан тавышын яңгырату Әсмәбикә әбидә, чөнки авылда ул чиратлап баш карыла. Һәркем бу эшкә бик җитди карый, җиренә җиткереп башкара, үз сәгатендә һәр көн авылда азан тавышы ишетелә.

Иртәнге эшләрне җайлауга, кәҗәләрне яланга куып кайтышлый әхирәтләр бергәләп чәйгә җыела. Галия (Зөһрә Шәм сиева), Әсмабикә (Илсөяр Маликова), Сылубикә (Гөлнур Гыймадисламова), Хәерниса (Гөлзифа Шәйхелисламова) дүрт әхирәт бергәләп сөйләшә сөйләшә чәй эчәләр. 90 нчы яшьне вакласалар да үз көннәрен үзләре күреп, авылның утын сүндерми яшиләр.

Тормыш юлы бик катлаулы, һәрвакыт син теләгәнчә барып чыкмый шул. Гаилә корып яшәдем дигән дә генә, сугыш башланып китә. Нәсел җебен дәвам итүче балалар да юк. Әсмабикәнең генә бер улы бар барлыгын, тик ул чит җирләрдә гомер кичерә. Шулай да кечкенә оныгы Альбертның (Радмир Миңнегулов) җәен авылга кайтуы көндәлек тормышка җан өреп җибәргәндәй була. Шулар хакында искә төшереп, оныкның авылга кайтуына сөенеп, ихатада үскән чаган төбендә рәхәтләнеп чәй эчә әбекәйләр, сугышта үлеп калган ирләреннән калган гармуннарын кулга алып уйнап та алалар. Сугыш беткәнгә 70 ел вакыт үтсә дә, ирләренә тугры булып, аларның рухына гыйбадәт кылып, уен коралына тузан төшерми гомер итә.

Әбиләр тормышны яратып, безнең авылга газраил юлны тапмый ул, дип күңел төшенкелегенә бирешми яши беләләр. Хәтта аларны эзләп килгән шәфкать туташы (Гөлназ Харисова) аптырап кала, чөнки алар 50 ел дәваханә ишеген ачып та кермәгән. Авыл кешеләре тән сәламәтлегенә түгел, күңел борчылуына зарлана, чөнки авыл язмышы тынгы бирми. Киләчәктә төбәкнең бәрәкәтле җире, уңдырышлы туфрагы кемгә калыр, авыл киләчәктә яшәрме? Бирегә килеп йөргән кеше дә юк. Почтада эшләүче Разыя (Регина Исламова) генә хәл белеп тора, чәен, шикәрен, тозын, кәнфитен китереп китә. Уйланырга урын бар шул.

Бердәнбер көнне Альберт уйнап йөргән җиреннән зур булмаган капчык табып ала. Бик сәер табылдык була ул. Ничек кенә әйләндереп карасалар да, әбиләр капчыкны ачып карарга батырчылык итми. Кешегә сизелерлек җиргә элеп куеп, хуҗасы килеп чыгуын көтәргә булалар. Үзләре: “Бу табылдык бәхетле табыш булса гына ярый инде”, дип борчылып та куялар.

Дүрт әхирәт сөйләшеп утырганда авылда сабантуй уздырырга кирәк дигән карарга киләләр. Тирә якка Разыя аша хәбәр тараталар, бүләкләр күчтәнәчләр, аш су әзерлиләр. Сабантуйга тирә яктан бик күп кеше җыела. Әбиләрнең күңеле күтәрелеп кала, авылга килеп төпләнүләренә өмет уяна. Шулай күңелле йөргәндә авылга ят ир-егет килә. Үзе яшь тә кебек, әмма бик сәер дә күренә, нидер сораша, үзе ачык сөйләшә. Сораша торгач, югалган әйберен эзләп йөргәнлеге ачыклана. Тик беренче тапкыр күргән кешегә әбиләр серне чишми. Егет берничә тапкыр авыл юлын таптый һәм эзләгән әйберенә тап була. Маннур (Айдар Галимов) серне ача: капчык эчендә аның эшләп җыйган акчасы булуын әйтә. Тора бара ул әбиләр күңелен яулап ала. Шуңа аны авылда калдыру өчен ике яшь йөрәкне кавыштыру җаен таба өлкәннәр. Маннур белән Разыя шушы авылда калып, терлек үстереп яшәргә дигән уй планнар кора. Яшьләрнең мәхәббәт җимеше дөньяга аваз салуы өмет уята, димәк авылның киләчәге бар. Бу яңалыкка аеруча дүрт әби шатлана.

Кадер урта мәктәбе тарафыннан әзерләнгән бу сәхнә әсәре бик күп теманы үз эченә алган. Патриотик, авыл язмышы, туган туфрак, киләчәккә өмет, үткәннәрне искә алу һ.б. мәсьәләләрне үз чыгышлары аша тамашачыга, аеруча яшь буынга җиткерергә тырышты укытучылар. Һәр роль югары осталык белән уйналуы, тамашачы сөюен яулап алуы залда утыручыларның аягүрә басып, көчле алкышларга күмүе моңа дәлил иде.

Зинфира МИНҺАҖЕВА, жюри әгъзасы.

 

Авылның киләчәге бар
Авылның киләчәге бар
Авылның киләчәге бар
Авылның киләчәге бар
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас