Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
8 март 2024, 06:15

Бию сәнгатенә мәхәббәт тәрбияли

Район мәдәният сарае ул мәдәни тормыш үзәге, күңелле эмоцияләр һәм яхшы кәеф чыганагы.

Бию сәнгатенә мәхәббәт тәрбиялиБию сәнгатенә мәхәббәт тәрбияли
Бию сәнгатенә мәхәббәт тәрбияли

Мәдәни оештыручыларга исә җитди миссия йөкләнгән — якташларыбызга халык традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен сүнмәслек итеп, сәнгатьнең асылын тәкъдим итү.

2016 елдан алып бүгенге көнгә кадәр район мәдәният сараенда мәдәни оештыручы булып эшләүче Илмира Флүр кызы Кәлимуллина балаларны һәм яшүсмерләрне мәдәнияткә, хореографиягә мәхәббәт тәрбияли, бию сәнгате белән мавыктырырга һәм башлангыч талантларны үстерергә тырыша. Аның җитәкчелегендәге бию коллективы республика, район фестиваль конкурсларында актив катнаша, призлы урыннар яулый.

Эштәге югары казанышлары, хореография сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен берничә тапкыр муниципаль район хакимияте, район мәдәният бүлеге, район үзәк китапханәсе, балалар сәнгать мәктәбенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Лилия ЙОСЫПОВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас