Бар яктан да килгән, камил, сылу затны күз алдына китергәндә, ул, беренче чиратта, хатын, ана, хуҗабикә буларак өлгергән, эшендә уңышка ирешкән, тирәягындагы хезмәттәшләренең ихтирамын яулаган, үз көченә ышанган шәхес булырга тиештер. Сез рәсемдә күргән (уңнан сулга), авыл җирендә лаеклы тормыш көтүче, 20 елдан артык «Андреевка» кирпеч заводы җәмгыятендә садчик һөнәрен уңышлы башкаручы Гөлнара Таҗетдинова белән Надежда Фазлыеваны нәкъ шундый үрнәкле шәхесләр исәбенә кертергә мөмкин.
Гөлнара Рәсүл кызы кирпеч заводында 2002 елдан намуслы хезмәт салса, Надежда Васингиновна 2004 елдан эшкә килә. Алар үзенләрен уңай яктан гына күрсәтә. Эшләре авыр булса да сынатмыйлар, бар тырышлыкларын салып башкаралар. Үз һөнәрләре осталары кирпечне яндыру режимын һәм шартларын контрольдә тота, бирелгән критерийларга ярашлы рәвештә аның сыйфатын тикшерә.
Хезмәттәшләре арасында хөрмәт яулаган Г.Таҗетдинова һәм Н.Фазлыева гаиләләре белән дә бәхетле. Гөлнара тормыш иптәше Алмаз Галинур улы белән өч балага – Алия, Альмир, Альвинага гомер бүләк итәләр. Алар әти-әниләрен уңышлары белән сөендереп тора.
Надежда гомерлек юлдашы Сергей Виталиевич белән күпләргә үрнәк булып яшиләр. Алар өч бала – Андрей, Никита, Янаны тәрбияләп үстерде. Балалары тормышта үз юлларын табып, уллары Уфада эшлиләр, кызлары Саратовта югары уку йортында белем ала.
Лира ГӘРӘЕВА.