Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
8 март 2024, 06:00

Кеше хезмәте белән матур

Гүзәллия ШӘЙМОРЗИНА турында бары тик җылы сүзләр ишетергә туры килә.

Кеше хезмәте белән матурКеше хезмәте белән матур
Кеше хезмәте белән матур

Кеше хезмәте белән матур, башкарган эшләре белән мактауга лаеклы дип юкка гына әйтелмәгән. Югары Яркәйдәге икенче балалар бакчасында техник хезмәткәр булып эшләүче Гүзәллия Шәйморзина турында бары тик җылы сүзләр ишетергә туры килә. Төп вазифасыннан тыш, кече тәрбияче ролен дә үти, балаларга төшке ашны тарата, үзе кашык тотып ашый алмаганнарны ашата, балалар йокыдан торгач, аларның урын-җирләрен җыеп куя, бүлмәләрне тәртиптә тота. Тырыш һәм намуслы хезмәте өчен, сабыр холыклы, ачык йөзле, тәмле телле хезмәткәрне нәниләр дә, ата-аналар да, хезмәттәшләре дә яраталар, хөрмәт итәләр.

Гүзәллия Дәвис кызы тормыш иптәше Илшат белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Олы кызлары Алсу ТРның Яр Чаллы шәһәренең педагогия колледжында 4 курста, уртанчысы Илнара Югары Яркәйдәге 4нче урта мәктәптә 7нче, уллары 4нче сыйныфта белем ала.

Лилия ЙОСЫПОВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас