Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
8 март 2024, 05:10

Һәрьяклап уңган

Гөлчәчәк НИГЪМӘТУЛЛИНА туган ягын яратып, аңа хезмәт итеп яшәве белән бәхетле тоя үзен.

Һәрьяклап уңганҺәрьяклап уңган
Һәрьяклап уңган

Авыл – җир сөюче, хезмәт яратучы уңганнары белән бай һәм көчле. Җимертеп эшли дә, гөрләтеп яши дә белгән кешеләр генә – туган ягын ямьләргә, аның бәһасын күтәрергә сәләтле. Аккүз авылында да шундый уңганнар яши.

25 еллык хезмәт юлын Аккүз авыл советы авыл биләмәсендә җир эшләре буенча белгеч һөнәренә багышлаган Гөлчәчәк Нигъмәтуллина да туган ягын яратып, аңа хезмәт итеп яшәве белән бәхетле тоя үзен.

Гөлчәчәк Фәнис кызы Аккүз авылында туып-үскән, Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумында бухгалтерлар бүлегендә белем алган. Хезмәт юлын туган колхозында башлаган булса, арытаба авыл советына эшкә күчкән.

Халык белән уртак тел табуы, билгеләнгән бурычларны үтәве, килеп туган мәсьәләләрне тиз арада хәл итүе аркасында коллективта да, авылдашлары арасында да ихтирам яулаган. Хезмәт казанышлары өчен күп тапкырлар төрле инстанцияләрнең Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Гаиләсендә дә бәхетле гомер юлдашы, кадерле ана һәм картәни ул. Тормыш иптәше Рәмзил Мирзамөхәммәт улы белән җитеш дөнья корып, өч кызга гомер бирделәр, оныклар сөеп яшиләр.

 Ильфира НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас