Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
9 март 2024, 05:30

Көчле рухы яңа максатларга әйди

Заманалар үзгәргән саен, көнкүрештә кулланган әйберләр дә үзгәрә. Элек мичләрне кирпечтән эшләүче осталар бар иде. Өстәвенә акбур белән буяп куйсаң, бүлмәгә үзе бер ямь биреп, яктыртып киткәндәй тоела иде. Хәзер исә өйләр газ яки үзәк җылыту системасы белән җылытыла, ә мунчаларда тимердән ясалган мичләр урын ала.

Көчле рухы яңа максатларга әйдиКөчле рухы яңа максатларга әйди
Көчле рухы яңа максатларга әйди

Югары Яркәй авылында яшәүче Айрат Хәлимуллин да шундый мичләр эшләү остасы. Ул әлеге кәсебе белән илешлеләргә яхшы таныш. Күпме кешене тимер мичле итте ул. Аның белән танышкач, тормыш һәм хезмәт юлы белән кызыксындым.

Айрат Ринат ул чыгышы белән Чакмагыш районы Аташ авылыннан. 1 яшьтә сигез айлык вакытында әнисез калып, үги ана тәрбиясендә үсә. Гомер буе “Победа” колхозында тир түккән механизатор, алдынгы комбайнчы әтисенә ияреп, урак чорында аның ярдәмчесе була. Әтиле-уллы кыр корабында басу киңлекләрен иңли алар. Мәктәп яшендәге үсмер хуҗалыкта эшләп җыйган акчасына күптән кызыгып йөргән “Зенит” фотоаппараты сатып ала. Сыйныфташларын, төрле бәйрәмнәрне, табигатьне төшерергә ярата, аннары үзенең бүлмәсенә кереп, фоторәсемнәр чыгару белән мәш килә. Арытаба мотоцикл, машиналар белән кызыксына башлый. Ә булачак һөнәрен бөтенләй икенче тармактан сайлый.

Семилеткада урта белем алганнан соң, башта Уфа шәһәренең укыту комбинатында бухгалтерлар курсын тәмамлый, соңрак Юматовода авыл хуҗалыгы техникумында укып, диплом алып чыга. Аны юллама буенча Аскын районына эшкә җибәрәләр. Биредә ул район авыл хуҗалыгы идарәсендә ревизор вазифасын башкара. Колхозларның бухгалтериясен тикшереп йөрү бурычын үти. Арытаба туган ягына Чакмагыш районына кайтып, эшчәнлеген дәвам итә. Шулай ук авыл хуҗалыгы идарәсендә ревизор була. Аңа бухгалтер булырга да туры килә. Язмыш җилләре Айрат Хәлимуллинны Югары Яркәйгә алып килә. Биредә ревизор эше булмау сәбәпле, ул район кулланычылар оешмасына мөрәҗәгать итеп кергәч, аны хуҗалык товарлары сату кибетенә урнаштыралар. Шулай итеп ул сатучы булып эшли.

Заман шаукымына иярепме, әллә эшкуарлыкка тартылыпмы, кибет эшеннән китә. Үзаллы эшли, Мәскәү башкаласына йөреп, кием-салымнар алып кайтып сата башлый. Юлда йөрүләр тынгысызлыгы белән арыта. Әтисеннән өйрәнеп алган эретеп-ябыштыру эше белән шөгыльләнергә уйлый. Беренче тапкыр арба эшли дә тиз арада аны алучы да табыла. Дәртләнеп китеп, тимер мичләр, арбалар (мал ташу өчен дә кулланылучы) эшләргә тотына. Мастерскаясы иҗат лабораториясе кебек, анда агач эшкәртү станогы да урнашкан, агачтан да, тимердән дә матурлык тудыра оста. Тәүдә сызымнар ясый һәм шул схема буенча мичләр эшли. Шулай ук Айрат Ринат улы Жигули, Нива, гомумән безнең ил машиналарын карарга да остарып ала. Аның кебекләр турында “техника җене” кагылган диләр. Аның кулы тимергә тисә, ул “җанлана”. Үз кулы белән аэрочана да эшли.

Бүгенге көндә исә тимер мичләр ясау белән генә мәшгуль. Бу һөнәренә 20 елдан артык тугры кала. Останың хезмәте турындагы хәбәр авылда тиз тарала, “сарафан радиосы” яхшы эшли. Әйтик заказны эшләп бирү белән сатып алучының күрше-тирәсе, танышлары да Айрат абыйга килә башлый.

Аның өендә, ишегалдында тәртип, бар кирәк-яракны, тормыш көткәндә, хуҗалыкта кирәкле җайланмаларны ялт итеп үзе эшләп куя. Салынган йорт, каралты-куралары, капка-коймалары – бары да үзенең хезмәт җимеше.

-Бу минем өчен һөнәр генә түгел, ә яшәү рәвеше. Иң мөһиме – күңелемне биреп, яратып башкарам. Тормышта бар нәрсәгә дә өйрәнергә мөмкин. Бары тик теләк кенә булсын. Максатчан, үҗәтлек, тырышлык сыйфатларга ия булуым да һәрчак ярдәм итә. Башлаган эшең беренче тапкырдан килеп чыкмаса да, кул селтәргә ярамый, ә алга таба дәвам итәргә кирәк. Эретеп-ябыштыручы тормышта иң кирәкле һөнәрләрнең берсе дип исәплим һәм ул актуальлеген югалтмас. Күз курка, кул эшли дигәндәй, эшле дә, һөнәрле дә булу – үзе бер бәхет, - диде язмамның герое.

Оста һәрчак эзләнүдә, ул үзен еш кына иҗатчы буларак хис итә. Мәктәптә үк рәсемнәрне дә матур төшерүе хәзер кирәге чыга. Детальләрне туры китерү, тигез эретеп-ябыштыру булсынмы, монда төгәллек, уйлап күз алдына китерү дә мөһим. Чын мәгънәсендә һөнәрчелек талантына ия ул. Бер башлаган эшне ахырына кадәр җиткерә торган кеше. Ярты юлда туктап калганы юк.

Әңгәмәдәшемнең никадәр көчле рухлы, алтын куллы булуына сокланып утырдым. Язмыш сынауларына бирешмәгән, авырлыклар алдында баш имәгән шәхес булып чыкты. Уйлап карасаң, тумыштан ук сәламәтлеге чикләнгән булып дөньяга килсә дә, ул үзендә көч һәм тырышлык табып, авыр хезмәт сала – эретеп-ябыштыру эшен башкара. Бер кулында бармаклары һәм чуклары юклыгы аңа эшләргә комачауламый. Иртә әнисез калып, ятимлек ачысын татыган, соңыннан 30 еллап бергә гомер иткән тормыш иптәше Рушания Әхләм кызын югалту кайгысын кичергән, әмма сынмаган, сыгылмаган көчле ир заты булып кала. Бүгенге көндә ул кызы Гөлнур, оныгы Анабелла, кияве Тимур барлыгына куанып яшәве белән бәхетле тоя үзен.

Күңел җылысы биреп башкарган хезмәт сыйфатлы килеп чыга. Моны һөнәр иясенең мичләре дә исбатлый. Аның кулы белән эшләнгән мичләр хуҗаларын куандырып тора. Алдагы көннәрдә дә яңа хезмәт җимешләре белән сөендерергә язсын әле.

Ильфира Нигъмәтуллина.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас