Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
9 март 2024, 06:00

Һөнәри үсешкә бер адым

«Мәгариф» милли проекты чикләрендә сәләтле укытучыларны табу, аларга ярдәм итү һәм дәртләндерү, һөнәрнең дәрәҗәсен күтәрү, мәгариф өлкәсендәге алдынгы идеяләрне пропагандалау, педагогик тәҗрибәне тарату максатында ел саен педагоглар арасында «Ел укытучысы» конкурсы үткәрелә.

Һөнәри үсешкә бер адымҺөнәри үсешкә бер адым
Һөнәри үсешкә бер адым

Агымдагы елда «Ел укытучысы 2024» муниципаль этабында 13 укытучы, «Ел педагогы 2024» конкурсында 8 мәктәпкәчә белем бирү педагоглары катнашты.

Конкурста күп еллар мәгариф өлкәсендә эшләп тәҗрибә туплаган укытучылар белән беррәттән, педагоглык өлкәсендә үзләренең тәүге адымнарын ясаган яшь белгечләр булуы сөендерде.

Катнашучылар өчен сынаулар «Педагогик остаханә» конкурсыннан башланды, бәйгечеләр укыту һәм тәрбия бирү мәсьәләләрендә методик компетентлыгын һәм тәҗрибәсен күрсәтте. Һәркайсы үзенең педагогик ачышлары, дәресне онытылмаслык, файдалы һәм кызыклы итеп үткәрергә ярдәм иткән алымнары белән уртаклашты.

Конкурсантлар үзләренең эш алымнарын практикада ничек куллануларын ачык дәресләрдә исбатлады. Математика, җәмгыятьне өйрәнү, урыс теле, информатика, инглиз теле, биология, башлангыч сыйныфлар укытучылары кызыклы, эчтәлекле дәреслекләр күрсәтте.

Дәресләрнең уку вакыты нәтиҗәле кулланылуы, барлык этаплары яхшы уйланылганлыгы, планлаштырылган эшләр барсы да башкарылуы, балаларның яшь һәм психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, оптималь булуын жюри әгъзалары сызык өстенә алды.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары балалар белән ничек эшләүләрен, музыка, психология юнәлешендә эш алымнарының отышлы ысулларын практикада күрсәтте.

Конкурс чикләрендә оештырылган сыйныф сәгатьләрендә төрле темалар яктыртылды. Конкурсантлар балалар белән гаилә традицияләре, спорт белән шөгыльләнү, район тарихы, бүгенге көн геройлары, дуслык турында әңгәмәләр корды, ачыктан-ачык сөйләшү оештырды.

Ярым финалга чыккан укытучылар «Осталык дәресе»ндә үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Педагоглар мнемотехника, төсләр буенча укучыларның характерын билгеләү, математика дәресләрендә стандарт булмаган ысуллар кулланып мәсьәләләр чишү, укучыларның логик фикерләвен үстерү, яшь буында патриотик хис төшенчәсен булдыру, башлангыч сыйныфларда мультфильмнар кулланып, укучыларның кызыксынучанлыгын арттыру кебек темалар буенча үз эш алымнары белән бүлештеләр. Ә педагоглар балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең логик фикерләү дәрәҗәсен үстерү, кулдан төрле әйбер җитештерү, пластилин белән эшләү ысуллары белән һ.б хезмәттәшләре белән уртаклашты.

Чараны йомгаклау тантанасында җиңүчеләр һәм конкурста катнашкан, үз һөнәрен яраткан укытучылар хөрмәтенә Югары Яркәйдәге беренче гимназия укучылары тарафыннан җы-моңнар яңгырады, жюри әгъзалары үз теләкләрен җиткерде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Югары Манчар урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Елизавета Мурзина җиңүче дип табылса, «Ел педагогы» конкурсынд а Югары Яркәйдәге 3 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәлия Хисаметдинова алдынгылыкны бирмәде.

Карабаш урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Римма Гәрәева, Югары Яркәйдәге 1 нче гимназиянең математика укытучысы Айгөл Нәгыймова, Йонны төп мәктәбе укытучысы Ильвина Мөхиярова «Ел укытучысы - 2024», Түбән Яркәйдәге балалар бакчасы - баланы үстерү үзәге педагогы – психологы Миләүшә Шәехморзина, Югары Яркәйдәге 6 нчы балалар бакчасы педагог - психологы Миләүшә Муллаянова «Ел педагогы –2024» конкурсының финалистлары дип билгеләнде

Югары Яркәйдәге 4нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Альбина Фәррахова - “Активлык һәм потенциал”, Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәпнең инглиз теле укытучысы Зилә Кәримова - «Мавыгу һәм осталык өчен», Базытамак урта мәктәбенең математика укытучысы Рәлия Сагаева - «Иҗади эзләнү өчен», Ә.Абдуллин ис. Дөмәй урта мәктәбенең математика укытучысы Елена Сираева - “Йөрәгемне балаларга бирәм”, Андреевка урта мәктәбенең урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Зиннурова “Балалар җаны тәрбиячесе” номинациясендә билгеләп үтелде. Мәктәпкәчә учреждениеләр педагоглары түбәндәге номинацияләрдә билгеләнде: “Һөнәренә тугрылыгы өчен” - Югары Яркәйдәге 1 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Зирина Мирзаһитова, “Йөрәгемне балаларга бирәм” – Исәмәт урта мәктәбенең мәктәпкәчә төркем тәрбиячесе Светлана Галимарданова, “Педагогик осталык” - Югары Яркәйдәге 2 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Ирина Сәләхова.

Педагогик конкурста катнашу эшнең мөһим этабы булып, ул һөнәри үсеш өчен яңа мөмкинлекләр һәм перспективалар ачар дип ышанасы килә.

Зинфира МИНҺАҖЕВА, район мәгариф идарәсенең мәгълүмати‑методик бүлеге начальнигы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас