Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
9 март 2024, 06:15

Теләкәйдә тормыш гөрли

“Аек авыл – 2024” конкурсына районыбызның Теләкәй авылы актив кушылды. Конкурсның төп максаты – районда аек, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, халыкны җәмәгать эшләрендә катнашуга җәлеп итү, шәхси һәм гаилә тормышында аеклык традицияләрен тергезү, үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү, алкоголь, тәмәке һәм наркотикларга каршы профилактика алып бару, халкыбызның тарихи, мәдәни һәм дини традицияләрен саклап калу һәм үстерү.

Теләкәйдә тормыш гөрлиТеләкәйдә тормыш гөрли
Теләкәйдә тормыш гөрли

Унөч ел дәвам иткән бу чара үзен нәтиҗәле һәм уңай башлангыч итеп танытты, халыкта кызыксыну, дәрт-дәрман уятты. Бердәм көч белән теләкәйлеләр бәйгенең муниципаль этабында авылларын лаеклы күрсәтеп, җиңүче булды. Хәзер инде үзләрен республика күләмендә танытырга җыеналар. Әйтергә кирәк, бу җәһәттән алар ел дәвамында авылда төрле спорт һәм мәдәни чаралар уздырды. Узган җомгада 2024 – РФ Гаилә елы кысаларында «Гаилә - бәхет ачкычы» дип исемләнгән йомгаклау чарасы оештырылды.

Анда Башкортстан Республикасы Башлыгының табигать ресурсларын файдалану һәм экологик хәвефсезлек мәсьәләләре буенча советнигы, Башкортстан Республикасының атказанган металлургы, Бөтендөнья башкортлары корылтае рәисе урынбасары, Баймак һәм Илеш районнары кураторы Рәсих Хәмитов, муниципаль Советы секретаре Игорь Никифоров, Илеш районы башкортлары корылтае Башкарма комитеты рәисе Илшат Сибәгатуллин, “Якташлар” оешмасы җитәкчесе Фәгыйтҗан Зарипов, Исанбай авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Руслан Выйльданов катнашты.

Һәр төбәкнең күренекле, зур хөрмәткә ия кешеләре була. Кемдер һөнәри өлкәдә дан казана, кемдер табигатьтән бирелгән сәләте, осталыгы белән танылу таба. Әмма мөмкинлекләреннән файдаланмаган, вакытын бушка сарыф иткәннәр дә юк түгел. Ничек кенә булмасын, тырыш, тәвәккәл, тормыш авырлыкларын җиңеп, үз көчләре белән максатларына ирешеп, тик яхшылык кылырга омтылып яшәүчеләр күбрәк.

Теләкәй дә шундый данлыклы шәхесләргә бай булуы белән дан тота. Биредә хезмәт алдынгылары, батыр яугирләр, талантлы сәнгать эшлеклеләре, туган ягын өзелеп яратучы чын патриотлар туып-үскән. Мәсәлән, бертуганнар Фәгыйтҗан, Рәвис, Рәфис Зариповлар, Наил Гайнуллин, Марат Миргарипов һ.б. – шундыйлардан. Бар гомерләрен тик изгелек кылуга багышлаган бу шәхесләрне белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше юктыр.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров игълан иткән “Атайсал - Кече Ватан” проекты чикләрендә биредә күләмле эшләр башкарылып, иң актив катнашучылар булып тора теләкәйлеләр. Барлыгы 45 проект тормышка ашырылган.

Шуны да билгеләргә кирәк, биредә урнашкан «Илеш МТС» җәмгыяте - нигез салынган көненнән (2000 ел, машина-трактор станциясе исемендә) башлап, заман авырлыкларына карамыйча эшләүче генә түгел, ә эшчәнлеген яшәеш куйган таләпләрдән чыгып оештыручы, кирәк икән, үзгәртеп корып, алдына куйган максатларын уңышлы тормышка ашыручы районның алдынгы предприятиесе. Авыл уңганнары продукция арттыруны тәэмин итү нәтиҗәсендә елның-елында югары күрсәткечләргә ирешә һәм районның икътисадын ныгытуга лаеклы өлеш кертә.

Шулай ук Теләкәй авылында Д.Габдрахманов, Ф.Әлтапов крестьян-фермер хуҗалыклары, җиләк үстерү белән шөгыльләнүче А.Мәрварова уңышлы эшчәнлек алып бара.

Бәйрәмнең рәсми өлеше авыл халкы белән бергәлектә яңартылган “Бәләкәй улак” чишмәсе янында башланып китте. Биредә Теләкәйнең уңган хуҗабикәләре тарафыннан чәй табыны әзерләнгән иде.

Шулай ук кунаклар “Илеш МТС” җәмгыяте көче белән төзекләндерелгән янгын сүндерү депосында булдылар. Биредә алар биләмәдә янгын сүндерү бүлеген булдыру максатыннан бүләк ителгән “ГАЗ-53” машинасын карады. Ирекле янгын сүндерү дружинасы әгъзалары Ревенер Фәзуллин, Алмаз Гасимов, Фәнүр Хәйртдинов белән әңгәмәләште. “Илеш МТС” җәмгыятенең, Исанбай авыл советы авыл биләмәсенең казанышлары турында оештырылган күргәзмә белән танышты.

Арытаба чара Теләкәй авыл клубы янында дәвам итте. Монда Сәйфуллиннар белән Гобәйдуллиннар гаиләләре төрле спорт чараларында үз көчләрен сынады. Атап әйткәндә, барысы бергә чаңгыда басып йөрү, тукмак ыргыту, уктан ату кебек ярышларда җитезлек күрсәтте.

Теләкәйләрнең шатлыгын уртаклашырга Лаяшты, Иске Кыргыз, Ташкичү, Сүлте авылларының активистлары килгән иде. Аларның һәрберсе үзләре әзерләгән өстәлдәге ризыкларны тәкъдим итте. Алар төрле иде: сөттән (Лаяшты), бәрәңгедән (Ташкичү), баллар (Сүлте), дару үләннәре (Иске Кыргыз).

Бәйрәмнең рәсми өлеше Теләкәй авыл клубында үтте. Анда биредә яшәүче осталарның кул эшләреннән оештырылган күргәзмәләр, тирәнтен өйрәнелгән шәҗәрәләр бәйрәмне тагы да күркәмләндерде. Халкыбызның тормыш-көнкүрешендә кулланылган эш кораллары, кул эшләре тәкъдим ителде. Республикабызның беренче Президенты Мортаза Рәхимовка багышланган күргәзмә дә халыкта зур кызыксыну тудырды.

Бәйрәмне авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Руслан Выйльданов ачып, чараның әһәмияте, бердәм булырга өйрәтүе турында әйтеп үтте, изге теләкләрен юллады. Игорь Владимирович теләкәйлеләргә рәхмәт белдерде, муниципаль этапта җиңүләре белән тәбрикләде һәм республика этабында район данын лаеклы яклауларын теләде. Теләкәйдә тату, хезмәт сөючән кешеләр яши, алар өчен сәламәтлекне саклау, балаларда аек яшәү рәвеше кыйммәтләрен тәрбияләү мөһим. Ә бу дөрес гадәтләр булганда, үсәргә һәм алга барырга омтылганда гына мөмкин. Безнең барлык чаралар да шуңа юнәлдерелгән, - дип билгеләде әлеге конкурсны башлап йөрүче Фәгыйтҗан Газизҗан улы.

– Авылыгыз матур, биредә кунакчыл, ихлас, егәрле кешеләр яшәве күренеп тора. «Аек авыл» бәйгесе – иң әһәмиятле социаль проектларның берсе. Анда катнашу кешеләрне берләштерә. Арытаба да уңышлар гына юлдаш булсын, – дип урындагы халыкның бердәмлеген, ихласлыгын, активлыгын билгеләде Уфа кунагы Рәсих Хәмитов.

Кунакчыллык, ихлас кабул итә, сыйлый белүләрен теләкәйлеләр музыкаль чыгыш белән раслады. Милли героебыз Салават Юлаев, туган Башкортстаныбыз турында җырларны барысы да яратты. Аеруча, Гүзәлия Фәйзуллинаның үзе язган шигырьне укып ишеттерүе күңелләрне айкады. Шулай ук Кужбахты авыл мәдәният йорты каршында эшләп килгән бию ансамбленең, район мәдәният үзешчәннәренең, башкорт фольклор ансамбленең чыгышлары ямь өстәде чарага.

Шуны да билгеләргә кирәк, әлеге конкурс күрше Татарстан Республикасының Актаныш районы Теләкәй авылы халкында зур кызыксыну уята. Алар теләкәйлеләрне куәтләргә эчтәлекле концерт программасы һәм “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк” дип исемләнгән күргәзмә алып килгән иде. “Хазина” ансамбленең, кунакларның моңлы җырларын тамашачылар көчле ал! кышларга күмде. Иң мөһиме, ике республика, ике район арасында дуслык, тугандашлык җепләре сузылды.

Бу көнне оныкларын үз канаты астына алган олы йөрәкле Әнисә апага, көчле рухлы, иҗаты белән авылдашларын сөендерүче Гүзәлия Фәйзуллинага, үрнәкле пар Тәнзилә һәм Мәхәсим Сәйфуллиннарга Исанбай авыл советы авыл биләмәсенең Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Чараны оештыруда спонсорлык ярдәме күрсәткән бертуган Фәгыйтҗан, Рәвис, Рәфис Зариповларга, Фәвис Миңнебаевка, Динар Габдрахмановка, Рәлиф Исламовка, Әүдәх Гасыймовка авыл халкы рәхмәтле.

Лира КӘБИРОВА.

Теләкәйдә тормыш гөрли
Теләкәйдә тормыш гөрли
Теләкәйдә тормыш гөрли
Теләкәйдә тормыш гөрли
Теләкәйдә тормыш гөрли
Теләкәйдә тормыш гөрли
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас