Башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Альмира Гыймазова әзерләгән чарада укучылар гына түгел, хезмәт ветераннары, Илеш районы башкортлары корылтае җитәкчесе Илшат Сибәгатуллин, “Аҡбуҙат” журналының баш мөхәррире Лариса Абдуллина, журналист Айгөл Габитова, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, халык җырларын оста башкаручы Рәсидә Мостафина, район мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлек начальнигы Зинфира Минһаҗева, укытучылар, авыл халкының катнашуы тагы да күңеллерәк, дәртлерәк итте.
Кичә якташ шагыйрьләребез Роберт Миңнуллин, Ринат Хәйри сүзләренә язылган җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Үрмәт авылы егете Ринат Хәйринең туган якка багышланган шигырьләре бигрәк тә күңелгә ятты, катнашучылар аны аерым бер хис белән сөйләде. Укучылар гына түгел, укытучылар да җырларын артистларча оста башкарды. Илшат Сибәгатуллинның Лариса Абдуллина сүзләренә үзе язган җырларын, Гүзәл Галиеваның, Рәсидә Мостафинаның Ринат Хәйри, Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган җырларын башкаруы ямь өстенә ямь булды.
Мондый чаралар балаларда туган йортка, туган якка сөю, горурлык хисләре тәрбияли, якташларыбыз иҗатына кызыксыну уята. Укучыларның берсеннән берсе уздырып сәнгатьле шигырь сөйләве, оста итеп җырлавында укытучыларның олы хезмәте күренә. Мондый кичәләр күбрәк булсын иде дигән теләк белдерде авыл халкы.
Лариса Абдуллина балалар белән җанлы аралашты, журналлар бүләк итте. Тел, иман, шәжәрә турында мавыктыргыч итеп әңгәмәләште, шигырьләрен укыды. Айгөл Габитова “Аҡбуҙат” журналының балаларны тәрбияләүдәге йогынтысы турында сөйләде.
Укучылар башка якташларыбыз Хәсән Сарьян, Әхсән Баян, Марат Кәбиров, Зәлифә Кашапова һ.б. иҗатын да өйрәнсеннәр, үзләрендә зәвык тәрбияләсеннәр, шигъри сүзнең рухи үсеш өчен нинди дәрәҗәдә кирәкле икәнен аңласыннар иде.
Шулай ук Бөек Ватан сугышында һәлак булган яугир-шагыйрь Мәлих Харисның да бала чагы, үсмер, яшьлек еллары Үрмәт авылында үткән. Аның иҗатын да төпле өйрәнеп, исемен мәңгеләштерү өчен хәтер кичәсенә җыелырбыз дип таралыштык кичәдән. Аны белгән, хәтерләгән кешеләр исән чакта хатирәләрен язып алырга, тактаташ куерга дип тәкъдим иттеләр.
Галимә ГАЛИЕВА, мәгариф хезмәте ветераны.