Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
10 март 2024, 05:30

Авылының хөрмәтле ир узаманы

Һәр авылда фидакарь хезмәтләре белән районның гына түгел, республиканың данын күтәрүгә зур өлешен керткән уңган, тырыш кешеләре булуы аның абруен күп мәртәбәләргә арттыра. Иске Күктау авылында да бик күп андый шәхесләр.

Авылының хөрмәтле ир узаманыАвылының хөрмәтле ир узаманы
Авылының хөрмәтле ир узаманы

Ераклардан бәхет эзләмичә, туган авылында йорт төзеп, шунда балалар үстереп, башкарган хезмәтләрендә авыл яшәсен өчен бар тырышлыгын салып яшәгән Наил Хөрмәтуллин ихтирамга лаек. Шушы көннәрдә ул гомер тарихының тагы бер дистә елын артта калдырып, үзенең 70 яшьлек күркәм датасына аяк басты.

Шушы төбәктә туып, аның чишмә суларын эчеп үскән Наилне язмыш туган авылы өчен яраткан, күрәсең. Күп балалы гаиләдә бәләкәйдән үк эшкә өйрәнеп үскән егет, башта авылда сигезьеллык, Югары Яркәйдә урта мәктәпне тәмамлый. Соңыннан Краснокама районы Николо-Березовка авылындагы һөнәри училищены тәмамлап, водитель һөнәрен үзләштерә. Ил алдындагы хәрби бурычын үтәп кайтканнан бирле авылда яши.

Җаваплылыгын, төгәллеген күреп, яшь белгечне «Урожай» колхозына эшкә чакыралар. Тәвәккәл хезмәткәр комбайн штурвалы артына утырып, игеннәрне урып-җыюда фидакарь хезмәт сала. «ГАЗ-53» машинасын хезмәтләндереп, ерак юлларга йөри, һәр кушкан эшне намуслы үти. Таләпчән, йөкләтелгән бурычны җиренә җиткереп башкаручы Наил Нигъмәтҗан улына Иске Күктау бригадасында өлкән бригадир, МТМ мөдире, бригадирның техника буенча ярдәмчесе булып та эшләргә туры килә. Югары белемгә булган омтылышы тынгы бирмичә, ул читтән торып Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.

Кайда гына хезмәт салса да, күпләргә үрнәк булып, егәрлеге белән аерылып тора. Берничә ел авыл советы депутаты итеп сайлана. Тәвәккәл, планнарын тормышка ашыра белүче белгечне 1990 елда Иске Күктау авыл советы авыл биләмәсе башлыгы итеп сайлыйлар. Авылны саклап калу, аның элеккеге данын югалтмау өчен җан атып йөрүче дисәң, һич кенә дә ялгышмассың аның турында. Замана җилләренә бирешеп, биләмә территориясендә байтак буш өйләр булса да, авыл яшәсен иде дип аның киләчәге өчен борчылып, җитешсезлекләренә көенеп, аларны киметергә тырышып яши һәм эшли. Хезмәт чорында төрле программаларга кушылып, авыл юлларын, зиратларны төзекләндерүдә, яңартуда, су белән тәэмин итү һ.б. мәсьәләләр һәрвакыт игътибар үзәгендә тора аның. Даими рәвештә халык белән очрашып, аларның проблемаларын хәл итү буенча эзмә-эзлекле эшли.

Инициативалы һәм халык мәнфәгате өчен янып-көюче Н.Хөрмәтуллин пенсиягә чыкканчы 2014 елга кадәр әлеге вазыйфаны лаеклы башкара. Күпьеллык хезмәте югары бәһаланып, ул Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтайның Почет грамотасы белән бүләкләнә.

Гомере буе туган авылында тырыш хезмәт салучы Наил Нигъмәтҗан улын авылдашлары да хөрмәт итә, ярата. Бу мәртәбәгә ул үзенең игелекле эш гамәлләре, кеше мәнфәгатен кайгыртып кылган яхшылыклары, күрсәткән ярдәмнәре белән ирешкән. Лаеклы ялга чыккач та, тик утырмый, “Урожай” токымчылык заводы җәмгыятенә кладовщик, ындыр табагы мөдире итеп чакыралар үзен.

– Эш ел әйләнәсе диярлек бара. Ындыр табагы территориясен яздан ук әзерли башлыйбыз. Чәчүлек материалларны сыйфатлы итеп агулыйбыз, складта шулай ук ашламалар, гербицидлар саклана. Ә инде уңыш өлгергәч, аны җыеп алганнан соң, игенне кабул итү алып барыла, алар ашлыкны чистарту машиналары аркылы чыга. Иң мөһиме – чүпләрдән сыйфатлы итеп тазарту, - дип сөйли ул эш даирәсе белән таныштырып.

Тәҗрибәле хезмәткәр барысын да вакытында эшләргә, саклау технологиясен үтәргә кирәк, дип белдерә. Уңышны җыеп алгач, аңа шулай ук пайчыларга иген бирү вазифасы да йөкләнә.

Туган авылы язмышына бервакытта да битараф булмаган, авылдашларының тормышын югары дәрәҗәдә тотуга үз өлешен лаеклы керткән Наил Нигъмәтҗан улының уңышларын III һәм II дәрәҗә Хезмәт даны орденнары, күп санлы Почет грамоталары раслый.

- Әти-бабалар җирендә яшәвемә һәм эшләвемә шатмын, үз гаиләмне кордым, тормыш иптәшем Рима Әнис кызы белән өч бала тәрбияләп үстердек, олы тормыш юлына чыгардык. Оныклар шатлыгын тоеп, барысына да шөкер итеп яшибез, иң мөһиме, сәламәтлек булсын, – ди ул.

Гомум хезмәт стажы 55 елга тулган юбилярга арытаба да сынатмыйча, эшлекле гамәлләрне тормышка ашыруда уңышлар, гаилә иминлеге телибез.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

 

 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас