Ул Кадер авылында күп балалы гаиләдә туып-үсә. Бәләкәйдән хезмәт кадерен белгән егет туган авылындагы сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, М.Горький ис. колхозда төрле эшләр башкара. Арытаба 86нчы һөнәриучилищега укырга кереп, тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә.
Чит якларга бәхет эзләп чыгып китмичә, хезмәт юлын М.Горький хуҗалыгына багышлый. Армиядән соң да туган колхозында тракторчы булып эшен дәвам итә. Аны яңа һөнәр үзләштерү өчен Дәүләкән һөнәри техник училищесына укырга җибәрәләр. Ул аннан токарь белгечлегенә ия булып кайта. Шул рәвешле, әлеге һөнәргә 17 елын багышлый. Арытаба тәҗрибәле, үз хезмәтен җиренә җиткереп һәм күңел биреп башкарган хуҗалык уңганын бригадир итеп билгелиләр.
Авыл хуҗалыгының кайсы тармагында гына эшләмәсен, бар урында үзен тырыш, чырыш хезмәткәр итеп таныта. Русия Федерациясенең Авыл хуҗалыгы министрлыгының, муниципаль район хакимиятенең, Советының һ.б. күп санлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары да шуны раслый. Шулай ук Вәдис Гайнелгыйлем улы Кадер авыл Советында 15 ел депутат булып тора. Бүгенге көндә урындагы ветераннар советы рәисе вазыйфасын җаваплы үти.
Гаилә хәленә килгәндә, тормыш иптәше пар килеп тора үзенә. Гүзәлия Хөрмәтулла кызы Сеңрән авылында туып-үсә. Хезмәт юлын М.Горький исемендәге колхозда башлый. Аңа хуҗалыкта төрле эшләр башкарырга туры килә: сыерын да сава, дуңгызлар да карый. Соңыннан лаеклы ялга чыкканчы, кооператив идарәсендә техник хезмәткәр булып, чисталык өчен җавап бирә.
Габдрахмановлар кулга-кул тотынышып, 50 елдан артык бер сукмактан атлыйлар. Гаиләдә биш бала (Зирина, Зифа, Зира, Вадим, Радим) дөньяга килеп, хәзер алар һәркайсы гаиләле, үзаллы дөньялары бар. Алар 10 оныкка, 4 оныкачка картый белән картәти дә. Гаилә бергә җыелганда йортлары оныкларның шат авазларыннан тынмый.
Үрнәкле гаилә – авыл күрке. Алар авылдашларына, туганнарына, якыннарына терәк һәм үрнәк булып тату гомер кичерә.
Ильфира НИГЪМӘТУЛЛИНА.