Хезмәттәшем һәм иҗатташым Мәрьям Шәмсиева, мәдәни оештыручы Руфина Мирзаянова һәм аларның авылдашлары әзерләгән чарага без «Маяк» гәзите каршында эшләп килгән «Балкыш» әдәби берләшмәсенең әгъзалары белән сөйләшеп һәм күмәкләшеп юлландык.
Мәдәният учагын сүндерми, халыкны җәлеп итәргә тырышып эшләгәннәрен интернет челтәреннән карап, танышып барабыз. Ә менә шундый уңганнар белән тере аралашу, күзгә-күз карап әңгәмәләшү, фикер, тәҗрибә уртаклашу, әлбәттә, үзе бер сөенеч.
«И туган тел, и матур тел» композициясен башкарган «Чагылтау бизәкләре» җыр ансамбленең алъяпкычлы чибәрләре арасында үземнең укучым Ләйсән Фазлыеваның булуы мине бик шатландырды. Торачыдан киткәнемә 41 елдан артык вакыт үткәнен сизми дә калганмын. Башка җирләрдәге кебек үк, халык саны кимегән, мәктәп ябылган. Мин белгән кешеләрнең күпчелеге дөнья куйган. Әмма ләкин бернинди авырлыкларга да карамый, авыл тормышы үз җае белән алга бара. Шунысы куанычлы, мәрхәмәтсез дәвер җилләре җырга-моңга омтылучан адәм баласының рухын сындыра алмаган.
Күрше Исәмәт авылыннан килгән кунак, улы бүгенге көндә махсус хәрби операциядә булган Фәнүзә Галләмова моңлы тавышы тамашачыны уйланырга мәҗбүр итте. Туган ягына мәдхия җырлаган Илнар Миңнекәев, яшьлек елларыннан тагын бер кат уратып алып кайткан Гөлназ Сәхибгәрәева, шулай ук Илмира Сәетованың башкаруындагы җырлар да күңел кылларын тибрәтте.
Көн ритмын бөтен нечкәлекләре белән тоеп, аның катлаулы вакыйгаларын йөрәкләре аша үткәреп иҗат иткән якташлары - язучылар белән очрашу бәхете тиде бүген Торачы халкына. Кунакларның һәрберсе үзенчәлекле талант иясе, өлгерлек, эшчәнлек һәм тырышлык үрнәге, дип әйтсәм һич кенә дә ялгышмам. Чөнки бетмәс-төкәнмәс дөнья мәшәкатьләре белән беррәттән, алар төрле мәкаләләр, шигырьләр, хикәяләр, повестьләр язып, гәзит-журнал битләрендә, китапларда, интернет челтәрендә бастырып чыгарырга, укучылар, балалар каршында чыгыш ясарга көч тә, вакыт та таба белә. Кичәдә Русия һәм Башкортстан журналистлар берлеге әгъзасы, проза остасы, берничә китап авторы, җитәкчебез Гөлфинә Сәлимова, өлкән буын вәкиле, укучыларын тирән эчтәлекле поэмалары, шигырьләре, җырлары белән сокландыручы Радик Мослыхов, кыска гына иҗат дәверендә үзенең проза әсәрләре белән Русия күләмендә үткәрелгән конкурсларда катнашып, югары дәрәҗәле дипломнарга, медальләргә һәм төрле бүләкләргә лаек булган прозаик һәм шагыйрь Илгиз Әхмәтов, үзенчәлекле хикәяләре белән халык мәхәббәтен яулаган педагогия ветераны Мәрьям Шәмсиева, туган ягына сокланып иҗат итүче Рәзиф Галиев, тормышчан язмалары, шигырьләре белән якташларының хөрмәтен яулаган Әнфисә Шәемова чыгыш ясап, иҗатлары белән таныштырды. Ә менә үзләренең үзәк өзгеч шигырьләрен яттан сөйләп шаккатыручы Әлфирә Сәетгәрәева белән Фәрәһия Гыйльмеханованың чыгышлары аеруча чагу булды. Шундый якташларыбыздан, каләмдәшләребездән, алар белән очрашу-аралашулардан туган ягыбыздан илһам алып, киләчәктә дә дуслык җепләре, милли элемтәләр өзелмәсен, очрашулар белән яшик, дигән теләк белән таралыштык чарадан.
Рита СОЛТАНОВА. Базытамак авылы.