Әлеге программма рамкаларында Исәмәт авылындагы су торбалары яңартылган, Торачы авылында барлык су линияләре алыштырылган, шул ук авылда күперләр төзекләндерелгән, Жәйләү авылының Береговая урамындагы юл тәртипкә китерелгән, Исәмәт мәдәният йорты ремонтланган, балалар өчен спорт мәйданчыклары яңа сулыш алган, авыл биләмәсенә кергән 4 авыл урамнарында яктылык лампочкалары алыштырылган.
Ел саен урам юллары каралып тора, агымдагы елда Җәйләү авылының Береговая, Исәмәт авылының Совет, Чапаев урамнары юлларына ком-таш салынган.
Дүрт авылда 6 зират бар. Алар һәрвакыт чиста, тәртиптә, караулы. Даими рәвештә яздан башлап халыкны җыеп өмәләр үткәрелә. Узган елда Исәмәтнең беренче зиратында – 230 м, Торачыныкында – 120 м, Төкәй-Тамак авылыныкында 180 м аралыкта коймалар яңартылган. Шулай ук зират йортлары да ел саен яңартылып тора.
Авыл советында 1 пожар депосы һәм янгын сүндерү машинасы бар. Пожар депосынын түбәсе, коймалары профнастилга алыштырылган. Зур күләмдә буяу-агарту эшләре башкарылган. Янгын хезмәткәрләренең тактик күнегүләр конкурсында икенче урын да алганнар.
Авылларны төзекләндерү максатында биредә чишмәләргә дә аерым игътибар юнәлтелгән. Ел саен алар каралып, чистартылып, яңалары ачылып тора. Әйтик, узган елда Жәйләү авылында «Шифалы чишмә» төзекләндерелгән.
Шулай ук су системаларын яңартуга, ремонтлауга зур игътибар бирелә. 2023 елда Урындагы инициативаларны яклау программасы чикләрендә 80 м тирәнлегендә өч скважина чокылган. Программаны тормышка ашыруда авыл халкы, иганәчеләр, инициатив төркем актив катнашкан.
Гомумән, Исәмәт авыл биләмәсе уңышлы эшчәнлеге, халык белән бердәм эшләве нәтиҗәсендә еллык хезмәт йомгаклары буенча районда икенче урын яулаган.
Ильфира ФИДАИЛОВА.