Уфа шәһәренең "Торатау" конгресс-холында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Хатын-кызларны данлап!” күркәм чарасы узды. Сәхнәдә тамашачылар өчен Башкортстанның халык һәм атказанган артистлары, шулай ук талантлы хореография һәм вокал студияләре чыгыш ясады.
Тантаналы чарада безнең районнан махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре һәм хатыннары Энҗе Камалова, Айгөл Маннанова, Эмма Мәрданова һәм волонтер Әлфинә Никифорова катнашты.
Бу чара барлык катнашучыларга искиткеч бәйрәм булды, безнең җәмгыятьтә хатын-кызларның ролен һәм керткән өлешен яктыртты.