Беренче булып галәмгә атлады!
2024 елның 9 мартында легендар космонавт Юрий Алексеевич Гагаринның тууына 90 ел тулу билгеләп үтелде.
Бу вакыйга Русия һәм бөтен дөнья космик берләшмәсе тарихында иң әһәмиятлеләрнең берсе булып тора, аерым кызыксыну һәм игътибар уята. Юрий Гагарин планетаны космостан беренче күргән кеше буларак билгеле.
Тәрбия буенча директор киңәшчеләре космонавтның юбилеен бәйрәм итү алдыннан укучылар өчен “Булсаң, беренче бул!” хәтер һәм батырлык сәгатьләре оештырды. Шулай ук аның тормышын һәм эшчәнлеген өйрәнүгә багышланган әңгәмәләр һәм сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
Балалар бөек кешенең тормыш юлы турында кызыксынып тыңладылар. Бөек Ватан сугышы елларында космонавт гаиләсенең тормышы, күккә мәхәббәте һәм очучы булу хыялы турында белделәр.