Торак һәм коммуналь хуҗалык өлкәсе безнең тормышыбызда иң мөһим һәм катлаулы өлкәләрнең берсе булып тора. Район халкының иминлеге торак-коммуналь хуҗалык һәм көнкүреш хезмәтләре хезмәткәрләренең оешканлыгына, профессионализмына, төгәл гамәлләренә бәйле.
Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул тармакның алдынгы вәкилләренә грамоталар һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
Район хакимияте башлыгы урынбасары Тимур Рамазанов районның 2023 елдагы торак-коммуналь хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады һәм 2024 елга планнары турында сөйләде.
Тантаналы чара бәйрәм концерты белән дәвам итте. Анда катнашучыларга үзләренең музыкаль котлауларын район мәдәният сараеның солистлары һәм иҗат коллективлары бүләк итте. Концерт уңай эмоцияләр калдырды һәм бәйрәм кәефе тудырды.