Беренчеләрдән булып үз техникаларын техник тикшерүгә МТС “Центральная” җәмгыяте һәм “Илеш” кооперативы хезмәткәрләре тәкъдим итте.
Техник карау барышында техниканың техник торышы, эксплуатациягә рөхсәт категориясе булган тракторчы-машинист таныклыклары, огнетушительләр һәм беренче ярдәм аптечкалары булуы тикшерелде. Механизаторларга үзйөрешле машиналарны һәм аларга прицепларны куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләре җиткерелде.
МТС “Центральная” җәмгыятеннән техник карауга тәкъдим ителгән 26 берәмлек техникадан 15 трактор һәм прицеп файдалануга тапшырылды.
«Илеш» коопертивыннан тәкъдим ителгән 23 берәмлекнең 18е техник карау узды.