Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
14 март 2024, 06:10

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

 Район халкы алгы сызыктагы сугышчыларга ярдәм итүен дәвам итә.

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

-Иске Нәдер авылы халкы 11 мең сумлык кирәкле товарлар сатып алган. Бу җыелмага җылы носкилар, фонарьлар (налобные), дымлы салфеткалар, футболкалар, перчаткалар, аяк киеменә стелькалар, зажигалкалар, азык-төлек һәм медикаментлар кергән.

Шуны аңлау мөһим: һәр өлешнең әһәмияте бар, мондый ярдәм Ватаныбызны саклаучыларга зур файда китерә.

Шулай ук безнең көрәшчеләргә ашыгыч рәвештә медикаментлар кирәк, шул исәптән: амоксиклав, анальгин, нефопам, димедрол, кетонал-150, кеторол, ютәлдән таблеткалар, нпвс мазьлары, диклофенак, физраствор, жгут-турникетлар һәм тегү җөй салу җыелмалары (шовные наборы).

Ярдәм итәргә әзер булган һәркемне гуманитар ярдәм җыюга кушылырга чакырабыз. Бергәләп без күбрәк эшли алабыз һәм геройларыбызга алгы сызыкта ярдәм итә алабыз. Гуманитар йөк җыюда катнашкан һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез.

Чыганак

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас