Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
15 март 2024, 06:15

Ана капиталы акчасыннан айлык түләү: 2024 елда билгеләү шартлары

Ана капиталы акчаларыннан айлык түләү гариза бирелгән көнгә гаилә яшәгән төбәктә балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумы күләмендә башкарыла. Башкортстан Республикасында бу -13 340 сум.

Әгәр айлык түләү турында гариза бала туган вакыттан (яки уллыкка алынган) алты айдан да соңга калмыйча бирелгән булса, ул бала туган айдан башкарыла. К а л г а н о ч р а к л а р д а мөрәҗәгать иткән айдан билгеләнә.

Балага 3 яшь тулса, ана (гаилә) капиталын тулысынча кулланылса; әгәр гаиләнең гомум кереме РФ субъектында җан башына яшәү минимумыннан ике тапкырдан артып китсә, Республикада бу сумма 27 506 сум тәшкил итә; баланы уллыкка алу гамәлдән чыгарылса; 418- ФЗ санлы Федераль закон буенча беренче балага , шулай ук РФ субъекты законнары нигезендә өченче балага яки аннан соңгы балаларга айлык түләү билгеләү факты булса, айлык түләүне билгеләү кире кагылырга мөмкин.

Айлык түләү алу өчен Пенсия һәм социаль иминият фонды бүлекчәсенең теләсә кайсы клиент хезмәтенә, күп функцияле үзәккә, дәүләт хезмәтләре аша, бала туган көннән алып өч яшькә кадәр теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Гариза 10 эш көне эчендә карала. Ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында бүлекчәгә сораган документлар (мәгълүматлар) килмәгән очракта, айлык түләүне билгеләү яки билгеләүдән баш тарту турында карар гариза 20 эш көненнән артмаган срокка кабул ителә. Ана капиталыннан айлык түләү 12 айга билгеләнә, бу чор тәмамлануга бер ай кала аны озайту өчен гариза бирергә мөмкин.

Пенсия һәм социаль иминият фонды бүлекчәсе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас