Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
15 март 2024, 06:00

Язгы ташкынга әзерлек тикшерелде

Муниципаль район хакимиятендә гадәттән тыш хәлләр буенча һәм районның язгы ташкынга каршы комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Аның эшендә комиссия вәкилләре, структур бүлекләр, районның авыл биләмәләре хакимиятләре вәкилләре катнашты.

Утырышта 2024 елда муниципаль район территориясендә язгы ташкын вакытында гидротехник корылмаларны, күперләрне, коммуналь-энергетика челтәрләрен, инженерлык коммуникацияләрне, оешмаларны бозны үткәрүгә һәм елгаларның су дәрәҗәсен күтәрүгә әзерләү турында”гы мәсьәләләр каралды.

Көн тәртибе буенча язгы ташкынга каршы комиссия рәисе Т.Рамазанов, муниципаль район Советы секретаре И.Никифоров чыгыш ясады. Башкарма властьнең территориаль органнарын оештыру һәм координацияләү тәртибе һәм үтәлеше турында сөйләде.

Комиссиянең барлык мәсьәләләр буенча эш нәтиҗәләренә карата бертавыштан карарлар кабул ителде. Комиссия әгъзаларына язгы ташкынга җитди әзерлек булырга тиешлеге белдерелде. Су төшкәнче, район территориясендә язгы ташкын вакытында бозны һәм елгалар күтәрелүен үткәрү өчен гидротехник корылмалар, күперләр, коммуналь-энергетика челтәрләре, инженерлык коммуникацияләрен әзерләүдә булган барлык җитешсезлекләрне бетерү, су басу вакытында мөмкин булган барлык гадәттән тыш хәлләргә вакытында җавап бирергә һәм аларны бетерү буенча оператив чаралар күрергә кирәклеге әйтелде.

Район оешмаларының һәм предприятиеләренең коткару хезмәтләренә һәм авария-коткару формированиеләренә үз максатлары буенча эш итәргә әзер тору кирәклеге ассызыкланды.

Утырышны муниципаль районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин алып барды, каралган мәсьәләләр буенча үз киңәшләрен-тәкъдимнәрен кертте.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас