Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
15 март 2024, 04:30

Әзерлек – уңышка нигез

Бүген районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техника ремонтлау тулы куәтенә бара. XXII партсъезд ис. кооперативта бу җәһәттән бригадалар төзелеп, аларның һәрберсе кампаниянең мөһимлеген, кирәклеген аңлап эш итә.

Әзерлек – уңышка нигезӘзерлек – уңышка нигез
Әзерлек – уңышка нигез

Кооперативта авыл хуҗалыгы машиналарын һәм тракторларын ремонтлау үз югарылыгында оештырылган. Әлеге мөһим чара кооперативның баш инженеры Илдус Акмалов җитәкчелегендә бригадирлар Рәмзил Галләмов, Илнур Хәмидуллин һәм Иске Нәдер машинатрактор мастерское мөдире Эдвард Зәйнуллин белән берлектә алып барыла. Тырмаларны, чәчү агрегатларын төзәтү тулысынча төгәлләнгән. “МТЗ-12.21”, “МТЗ- 82”, өч “Т-150”, ике “К-700” тракторлары ремонтлана. Ремонтчылар Хәвис Сәфиев, Айнур Әгъләмиев, Илнар Сәгабиев, Хәйдәр Латыйпов, Алмаз Суфиянов, Наил Габдуллин, Рәзил Әхмәдуллин үз бурычларын намуслы үти. Шулай ук эретеп ябыштыручы Фәһим Баязитов һөнәрен җаваплы башкара.

- Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен кышкы сезон ял вакыты түгел. Башкарыла торган эшнең сыйфатына зур игътибар бирелә – чәчү барышында техника сафтан чыкмаска тиеш. Шуңа күрә аларны әзерләү иң җаваплы һәм мөһим бурыч булып тора. Гомумән, мастерской техниканы ремонтлауга тулысынча көйләнгән. Биредә озак еллар буе бер урында хезмәт куеп, олы тәҗрибә туплаган кешеләр эшли, - ди хуҗалыкның баш инженеры Илдус Акмалов. - Запас частьләр буенча да проблема юк. Ремонтчылар өчен дә шартлар тудырылган.

Узган ел хуҗалыкта матди-техник базаны яңарту буенча зур эш башкарылган. Язгы чәчүдә куллану өчен яңа авыл хуҗалыгы машиналары кайтарылган. Атап әйткәндә, киң алдыра торган  "БТ- 1 8 - 0 3” тырма, КПМ-8” һәм “КПМ-6” культиватор, “УПС-8” чәчкече, ике “ККШ-9” кәтүк, “ПС-10” орлык агулау агрегаты, “RSM F-1300” мал азыгы уру комбайны һәм “КСУ” үзйөрешле чапкыч алынган.

Гомумән, хәзерге вакытта төп максат – кооперативта кыр эшләре башлануны тулы куәттә каршылау. Техник ремонтка намус белән караучы партсъездлылар елдагыча быел да язгы чәчү эшләрен оптималь срокларда башкарып чыгарлар, дигән ышаныч бар.

Лира Гәрәева.


Әзерлек – уңышка нигез
Әзерлек – уңышка нигез
Әзерлек – уңышка нигез
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас