+22 °С
Яңгыр
Русия Федерациясе Президенты сайлауларның икенче көнен дә Сеңрән авылы халкы күтәренке кәеф белән каршылады. Иртәдән үк сайлау участогы урнашкан авыл мәдәният йортына бәйрәмчә киенгән халык үз тавышын бирергә ашыга. Бирегә кешеләр тавыш бирү яшенә җиткән барлык гаилә әгъзалары белән бергә, кече яшьтәге балаларын, оныкларын да ияртеп килә.