Галиядәге оптимизм, иҗат дәрте, яшәүгә омтылыш – һәркем сокланырлык! Тормыш-яшәешнең кырыс җилләре аны куркытмый – бөркет рухлы кыз физик мөмкинлеге чикле булса да, балачак хыялына юл яра.
Кыз бәләкәйдән үк җыр-моңга гашыйк була. 4 яшьтән ул тальянда уйналган халык көйләрен кызыксыну белән тыңлый һәм аңа ияреп үзе дә көйли башлый. Табигать тарафыннан бирелгән сәләтне тагы да үстереп, тиешле юнәлеш бирсәң генә, күренекле талант ияләре иҗади җимешләре белән башкаларны да сөендерә ала. Әнисе Дамира Мирсәгыйть кызы (Аккүз урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы) моны яхшы аңлап эш итә. Галия Аккүз урта мәктәбен тәмамлагач, белем алуын Югары Яркәйдәге Башкорт аграр-технология колледжында дәвам итә. Биредә повар-кондитер белгечлеге буенча кулына диплом ала.
Әтисе Нил Әбүзәр улы һәм әнисе Дамира Мирсәгыйть кызы яхшы вокал сәләтләренә ия кызларына күп кенә конкурсларда катнашырга ярдәм итә. 2011, 2013 елларда Уфа шәһәрендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән “Талантлар йолдызлыгы” балалар иҗаты республика конкурсында “Вокал сәнгате” номинациясендә - беренче урын, 2014 елда икенче урынга ия була. 2012 елда «Талант канатларында» Халыкара балалар һәм яшүсмерләр конкурсының II дәрәҗә дипломанты, Яр Чаллы шәһәрендә «Чаллы дусларын җыя» Халыкара яшь башкаручылар фестиваль-конкурсының «Вокал» номинациясендә III дәрәҗә лауреат, 2017 елда Мәскәүдә “Мин автор” Халыкара балалар һәм яшьләр иҗаты фестивале лауреаты була. 2015, 2016, 2017 елларда укучылар һәм педагогия хезмәткәрләре арасында уздырылган «Мин сәнгать дөньясына керәм» 12, 13, 14 нче республика үзешчәнсәнгать иҗаты конкурсы дипломанты.
2018 елда балачак өметләренә, күңел ашкынган җырлы дөньяга, ниһаять, ишек ачыла – Уфа сәнгать училищесының «Русия халыкларының милли уен кораллары» музыка бүлегенә укырга керә. БРның халык артисты Гүзәл Ишморат кызы Умергалина җитәкчелегендә шөгыльләнә һәм башкорт халык уен коралы думбра классы буенча «Инструменталь башкару» белгечлеге ала.
Моңлы, оста итеп думбрада башкорт көйләрен, кобаерларны, җырларны башкара һәм җиңүләргә ирешә. 2020 һәм 2021 елларда “Урал иле” традицион музыка коралларында башкаручыларның икенче Халыкара конкурсы II дәрәҗә дипломанты була.
Укуын тәмамлагач, Галия Нил кызы хезмәт юлын район мәдәният сараенда мәдәни оештыручы булып башлый һәм бүгенгәчә аны уңышлы дәвам итә.
«Кызыбызны укыткан барлык укытучыларга рәхмәтлебез. Аның хыялын тормышка ашыруда алар күп көч куйды. Һәм, иң мөһиме, алар сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле кешеләрдә белемле булуга өмет уятты. Муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафинга да рәхмәтебез зур. Илдар Иршат улы кызыбызга ышаныч күрсәтеп, эшкә урнашырга ярдәм итте. Шулай ук район мәдәният сарае директоры Рәис Хәләф улына, фольклор буенча җитәкчесе Альбина Гәзим кызына һәм барлык хезмәткәрләргә Галияне якын итеп кабул итүләренә рәхмәтлебез. Алар репертуарларын үстерүгә һәм сәхнәдәге образын камилләштерергә бик күп көч сала”, - ди Шәриповлар.
Галия, сәламәтлеге чикләнгән булуга карамастан, зур яшәү энергиясенә ия, шат күңелле, дус, аралашучан, ачык. Һөнәрен дә яратып башкара, аның эчендә кайный.
Дөньяга шулкадәр шатланып, аны яратып, тормыштан ямь табып яшәүче Галия Нил кызына киләчәктә дә уңышлар гына юлдаш булсын. Язмыш сынауларына бирешми үз юлын тапкан райондашыбыз күпләргә үрнәк булып тора.
Лира ГӘРӘЕВА.