Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
16 март 2024, 08:35

Рсайлылар күңел ачты

Рсай авылындагы  2096 нчы номерлы сайлау участогы иртәнге сәгать 08.00 дә үз эшен башлап җибәрде, ягъни Русия Федерациясе Президентын сайлауның икенче көне башланды. Сайлау участогы иртәдән үк гөрләп тора, дәртле музыка ерактан ишетелә.

Рсайлылар күңел ачтыРсайлылар күңел ачты
Рсайлылар күңел ачты

Рсай авылындагы  2096 нчы номерлы сайлау участогы иртәнге сәгать 08.00 дә үз эшен башлап җибәрде, ягъни Русия Федерациясе Президентын сайлауның икенче көне башланды. Сайлау участогы иртәдән үк гөрләп тора, дәртле музыка ерактан ишетелә.

Биредәге сайлау комиссиясе рәисе Гөлзада Галиева мөһим кампаниянең тыныч шартларда узуын, халыкның иртәнге сәгатьләрдән үк активлык күрсәтүләрен билгеләде.

Шулай булмыйча, биредә Рсай авыл советы авыл биләмәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре бердәмлектә “Тәбикмәк бәйрәмен” бик матур оештырганнар Рсай авыл мәдәният йортының мәдәни оештыручысы Гөлнара Исламова үзенең моңлы җыры, гармунчылар  Рамил Галиев, Илдар Кәримов дәртле көйләре белән кәефләрне тагы да күтәрде.

Тәбикмәкләрнең ниндие генә юк иде! Рсай авылындагы уңган хуҗабикәләре оста, тәмле итеп пешергән аларны. Шулай ук казанда пешерелгән карабодай боткасы да “телне йотарлык” иде.

Халык төрле кызыклы уеннарда катнашты, җырлап-биеп күңел ачты.

Автор:Лира Гареева
Читайте нас