Бөек Ватан сугышы башланганга бер ел вакыт үткән. Һәр гаилә сугыш афәтен үзенчә кичерә. 35 хуҗалыктан 30 кеше сугышка киткән, алты ай эчендә ун ике кешедән кара кәгазь килә. Уйлап карасаң, нинди аянычлы хәлләр. Ә авылда колхоз эшен алып барырга - игенен дә үстерергә, малын да карарга кирәк. Чөнки сугыш яланы тылдагылардан икмәк сорый. Үз гаиләсенең ризыгын бүлеп, фронтка бәрәңге дә җибәрергә туры килә. Бар авырлык - хатын-кыз җилкәсендә. Каршы килүчеләр дә очрый, эш рәтен белмәгәннәр дә бар. Укытучы-артистлар бу мәсьәләрне чишү юлларын эзли.
Тормышта һәрвакыт елап утырып кына булмый. Авырлыкларга карамастан, хатын-кызлар кичләрен бергә җыелып, йон оекбашлар бәйли, җырлап-биеп күңел дә ача. Яшьлектәге кызык хәлләрне искә төшереп, аз булса да күңел төшенкелегеннән арынып тора алар. Хәерниса (Әлфия Әкрәметдинова), Сәлимә (Рәдинә Рафыйкова), Байдигул (Розалия Якупова), Банат (Лариса Фахруллина), Бану, Шәмсенур (Эльмира Әхмәдишина), Әлфинур (Гөлчәчәк Миңнеәхмәтова), Фәрхинур (Альмира Мөхәммәтҗанова), Өммегөлсем (Флүрә Миңнеханова) образлары аша укытучылар сугыш вакытында тылдагы хатын-кызларның язмышын, ирләренә булган мәхәббәтен, ватанпарвәрлеген, илгә карата сөю хисен тамашачыга җиткерә алды. Алар геройларның характеры аша тормышны төрле яклап ачу өчен көч салды. Хатын-кызларга үзенчә ярдәм итәргә тырышкан, һәр сүзен уйлап кына әйткән, кайгыны да тыныч күтәргән Мәрдан абый (Илдар Миңнеханов), ат караучы Фәрвәҗетдин (Ринат Гыйниятуллин), бер кулы зәгыйф-тимерче Хөрмәтулла (Альбир Габидуллин), сугыштан яраланып кайткан гармунчы егет Гәрәй (Илгиз Вәлиев)- һәрберсе үз роле аша авторның тамашачыга җиткерергә теләгән уй-ниятләрен ачып бирде.
Тормыш иптәшен төнгә каршы җәяү дәваханәдән алып кайтырга чыккан Өммегөлсем (Флүрә Миңнеханова) образы аша мәхәббәткә тугрылык төшенчәсе ачылды. Әхмәдулла сугышта каты яралана һәм аяксыз кала. Кайтырына ышанычын югалтмый көткән хатын, чанага утыртып, тартып алып кайта. Авылдашлары күчтәнәчләрен күтәреп, фронтовикның хәлен белергә килә. Бу урында авыл бердәмлеге чагылыш таба.
Спектакльдә Туган илгә, туган туфракка тугрылык тойгысын үстерү Мәрдан абый (Илдар Миңнеханов) образы аша ачылды.
Әйтергә кирәк, Югары Манчар урта мәктәбе коллективы авыр вакыйгаларны үз эченә алган мәсьәләләрне күтәреп чыккан драма әсәрен сәхнәгә чыгарып кына калмады, ә бүгенге көннең кадерен белергә, киләчәккә өмет белән яшәргә кирәклеген тамашачы күңеленә җиткерде.
Зинфира МИНҺАҖЕВА, жюри әгъзасы.