+22 °С
Яңгыр
Бүген Русия Федерациясе Президентын сайлауның икенче көне башланды. Районыбызда барлык сайлау участоклары сәгать 08.00 сәгатьтә үз ишекләрен ачты.
Бар гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган РФнең халык мәгарифе отличнигы Түбән Яркәйдә яшәүче Галимә Мансур кызы Галиева Русия Федерациясе Президентын сайлауга милли киемдә килде.
Мәгариф ветераны лаеклы ялда булса да актив тормыш белән яши. Илеш районы “Агинәй” оешмасы җитәкчесе булып тора, республикада, районда узган чараларда катнаша.