2017 елдан Башкортстан Республикасы Корылтае тәкъдиме буенча язның беренче көннәрендә Башкорт гаиләсе көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан район мәдәният сараенда гомер көзенә атлаучы парларны тәбрикләү уңаеннан гаилә бәйрәме үтеп, ул алтын һәм бриллиант туйларын билгеләүче күркәм парларны тәбрикләүгә багышланды. Берберен тәү караштан аңлап, хөрмәт итеп, гаилә учагының җылысын саклап 50,60 ел бергә яшәгән өлкәннәребез - районыбызның күрке һәм горурлыгы.
Мендельсон маршы астында сәхнә түренә үткән бриллиант туйларын каршылаучы Татар Мәнәвез авылыннан Хәнә һәм Финус Галләмовлар, Югары Яркәйдән Гөлзифа һәм Әхнәф Шәйнуровлар, алтын туйларына җиткән Сеңрән авылыннан Зөһрә һәм Мөдәрис Гыйләҗевлар, Түбән Яркәйдән Рифа һәм Роберт Ибраһимовлар, Теләпәннән Мәүлидә һәм Флүн Нуркаевлар, Иске Кыргыздан Тәслимә һәм Илфак Нурлыгаяновлар, Югары Яркәйдән Рәгыйдә һәм Мирзәлиф Сәлиховлар тантананың лаеклы һәм кадерле кунаклары булды. Әлеге парлар хезмәт алдынгылары, балалар тәрбияләгән, тормыш тәҗрибәләре белән бүген дә нарасыйларына терәк-таяныч булган әтиәниләр.
Хөрмәтләү һәм тәбрикләү сүзләре күп булды бу көнне. Муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рәмил Хәертдинов өлкәннәрне тәбрикләп, БР Башлыгы Радий Хәбировның кот-лау хатын һәм бүләкләрен, Илеш районы ЗАГС бүлеге начальнигы Айгөл Хәбирова ЗАГС бүлеге Рәхмәт хатын тапшырды. Шулай ук Яркәй авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Рәнис Шәрипов, Базытамак, Кадер, Йонны, Этәй, Яңа Аю авыл советы авыл биләмәсе хакимияте вәкилләре изге теләкләрен җиткерде. Газиз кешеләренә туганнары, балалары, дуслары, хезмәт коллективлары да изге теләкләрен белдереп, истәлекле бүләкләрен бирде. Хөрмәтле парлар арытаба ЗАГС бүлегенең мактаулы кунаклар китабына үз култамгасын куеп, тарихка эз салды. Район мәдәният сарае хезмәткәрләренең иҗади төркеме өлкәннәрнең шатлыгын уртаклашып, җыр-моңнарын бүләк итте.
Тормышта күпне күргән, ихтыяр көченә ия булган, хезмәттән тәм табып яшәгән өлкәннәрнең картлыклары бәхетле. Авыл хужалыгының төрле тармакларында хезмәт салган, киң кырларда иген үстергән, фермаларда мал ишәйткән, икмәк пешергән, йортлар төзегән, күңел түрләрен моңлы иткән бу ветераннар бүген дә яшәү дәртен сүндерми янып яшиләр.
60 ел бергә гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү - үзе бер мәртәбә. Бриллиант туйларын билгеләгән Хәнә Хөсәен кызы һәм Финус Акмалетдин улы Галләмовлар 1964 нче елның гыйнвар аенда чәчләрен чәчкә бәйләп, тормыш башлыйлар. Ике кыз һәм бер малай үстерәләр, 5 оныклары, 4 оныкачлары бар. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, бүген дә умарта тоталар, ишек аллары, бакчалары гел караулы, чиста була, күп итеп яшелчәсен үстерәләр. Финус Акмалетдин улы ветеринария врачы, тракторчы-машинист, шофер булып эшли. Өстәвенә, оста баянчы да ул. Икеседә алдынгы авыл хужалыгы хезмәткәрләре, сугыш чоры балалары, хезмәт ветераннары.
Дөнья мәшәкатьләренә бирелеп, узган елларны санамый, киләчәккә якты өметләр баглап яшәүче Югары Яркәй авылыннан Шәйнуровлар гаиләсе дә соклану уята. Яңа Карагош авылы егете белән Аккүз авылы кызы 1963 елның 1 сентябрендә чәчләрен чәчкә бәйли. Күп тә үтми мәхәббәт жимешләре Светлана, арытаба Альберт дөньяга аваз сала. Балаларын укытып, зур тормыш юлына чыгаралар. Кызганычка каршы, улларын югалту кайгысын кичерергә туры килә өлкәннәргә. Кызлары әти-әнисенә 4 онык бүләк итеп, тормышларына кояшлы көннәр өсти. Оныклары Иван бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнаша.
Сеңрән авылыннан Зөһрә Нурлыгаян кызы һәм Мөдәрис Мөхтәр улы Гыйләҗевлар 50 ел элек гаилә учагын кабызып, язмыш юлының язларын, көзләрен бергә, бердәм үткән парлардан. Зөһрә Нурлыгаян кызы «Коммунистик хезмәт ударнигы» ордены, Халык Хуҗалыгы Казанышлары Күргәзмәсенең медале белән бүләкләнгән. Юбилярлар кызлары Гөлнара һәм Раушания, кияүләре белән горурланып яши, биш оныклары да сөендереп тора аларны.
Хезмәт юллары белән күпләргә үрнәк булып торучы Ибраһимовлар шәхси тормышларын 1974 елда башлап жибәрә. Кызлары Еленаны тәрбияләп үстереп, бүгенгесе көндә оныкларына сөенеп яши. Гаилә башлыгы Роберт Габит улы бар гомерен, бар булмышын авыл хужалыгына багышлый, озак еллар “Урал” җәмгыятенә җитәкчелек итә – гомум стажы 48 ел. Фидакарь хезмәте өчен Почет билгесе ордены белән бүләкләнә, Русия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының атказанган авыл хужалыгы хезмәткәре, районның Почетлы гражданины исемнәрен горур йөртә. Гаилә учагын саклаучы Рифа Мирзахәниф кызы балаларга аңбелем бирүче һөнәр иясе - химия һәм биология укытучысы, бу өлкәдә аның эш стажы - 38 ел. Эшен жаваплы башкарганы өчен Башкортстан Республикасының мәгәриф отличнигы, Русия Федерациясенең гомум белем бирүнең мактаулы хезмәткәре исеменә лаек.
Авыл хужалыгында хезмәт куйган Мәүлидә Хәтмулла кызы һәм Флүн Шәмси улы Нуркаевлар бергә тигез, тыныч гомер итүләренә, игелекле балалар тәрбияләп үстерүләренә, аларның эштә дә, гаиләдә дә үз бәхетләрен табуларына сөенеп, рәхмәтле булып гомер кичерәләр бүген. Мәүлидә Хәтмулла кызы “Правда” колхозында савучы, Флүн Шәмси улы терлекче булып эшләп лаеклы ялга чыккан. Балалары Илгиз, Гөлнара, Гөлчәчәк, Дилара 7 онык бүләк итеп, тор мышларына тагы да ямь өстәгән.
Бер-берсенә терәк булып, матур итеп яшәүче Нурлыгаяновлар өч балага гомер биреп, зур тормыш юлына бастырганнар. Кызлары Нәзилә Уфа шәһәрендә гимназия директоры вазифасын башкарса, уллары Нияз Дүртөйледә авария коткару хезмәтендә, Гөлнара Илеш элеваторында эшли. Илфак Нурлыгаян улы авыл хужалыгында төрле һөнәр башкарса, Тәслимә Хәбиб кызы повар, арытаба көнкүреш хезмәтләре бүлегендә эшли, хаклы ялга хат ташучы вазифасында чыга. Балаларына үрнәк булып, дөрес тәрбия биргән гади авыл кешеләре оныкларының уңышларына сөенеп, тормыштан канәгать булып гомер кичерә.
Югары Яркәй авылыннан Сәлиховларның тормыш юллары да сокланып сөйләрлек, узган хезмәт еллары күпләр өчен үрнәк булырлык. Мирзәлиф Шакир улы Яңа Күктау авылы егете, гомере буе Илеш ремонт - техник предприятиесендә намуслы хезмәт салып, лаеклы ялга чыга. Рәгыйдә Әнгам кызы Иске Күктауда туып-үскән, озак еллар район кулланучылар җәмгыяте өлкәсендә эшли. Хезмәт ветераны исеме, күп санлы почет грамоталары ияләре алар. Яшьлекләренең чәчкә аткан чагында танышып, ике яшь йөрәк арасында мәхәббәт хисләре кабына. Сәлиховлар 1974 елда чәчләрен-чәчкә бәйләп, гаилә кора. Ике кызларына гомер биреп, үзләренең үрнәгендә яхшы итеп тәрбияләп үстерәләр, югары белем бирәләр, туйлар ясап, олы тормыш юлына чыгаралар. Гөлнара район эчке эшләр идарәсендә эшләсә, Гөлшат сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт сала.
Әйе, гаилә учагын сүндерми саклауда һәм аны ныклы итүдә һәркемнең үз сере, үз җае бар. Бу яктан һәрберсенең яшәү рәвеше, чын мәгънәсендә, үрнәк булырлык. «Язмыш сынауларын кулгакул тотынышып, сабыр үтәргә, бер-береңә терәк-таяныч булырга, юл куя белергә кирәк - озын гаилә бәхетенең сере шунда»,- дип раслый юбилярлар. Бернигә дә уфтанмыйча, көндәлек мәшәкатьләргә баш ими, сер бирми, балалар бәхетенә куанып, оныкларның шат авазларына сөенеп яши ветераннар. Тормышның бормалы сукмакларына, каршылыкларына бирешми, гомер көзенә якты өмет-хыяллар, күңел тулы назлар, тормышка мәхәббәт белән аяк баса алар һәм бик тә бәхетлеләр. Күркәм гаиләләргә киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, бәхетле картлык насыйп итсен.
Лилия ЙОСЫПОВА. Автор фотолары.