Бүгенге көндә безнең хезмәтләрдән 11 меңнән артык физик шәхес, 180 шәхси эшкуар һәм юридик шәхес файдалана. Узган чорда җәмгыять тарафыннан 26,6 млн.сумлык хезмәт күрсәтелде. Уртача айлык хезмәт хакы 22 мең сум тәшкил итә. Агымдагы аренда хакы, кулланылган электр энергиясе, шулай ук салымнар тулысынча түләнә.
Узган елда су белән тәэмин итү һәм юынтык суларны агызу хезмәтләрен өзлексез һәм сыйфатлы башкару буенча барлык бурычларны үтәдек. Предприятие Роспотребнадзор тарафыннан расланган производство контроле нигезендә «Башкоммунводоканал» предприятиесенең бәйсез аккредитацияләнгән лабораториясендә су һәм агынтылар сыйфатына анализ ясый. Моннан тыш, эшчәнлекне Роспотребнадзор тикшерә. Еллык план һәм график буенча ФБУЗ “Гигиена һәм эпидемиология үзәге” тарафыннан мониторинг нокталарыннан су анализлары сайланып алына.
Башкарган эшебез финанс яктан тариф комитеты тарафыннан көйләнә һәм билгеләнә. Узган ел барлык каралган эшләр тулы күләмдә башкарылды. Моннан тыш, су сибү чорында Төньяк һәм Заводской микрорайоннарында яшәүчеләр өчен өзеклекләрне булдырмау максатында Иске Куктау су алу скважинасында булган 7 скважинага өстәмә рәвештә 2 млн.сумнан артык акчага 2 яңа скважина борауланды һәм файдалануга тапшырылды. Алар өчен урындагы бюджет акчалары исәбенә 1,5 млн. сумлык материаллар сатып алынды, 400 метр суүткәргеч алыштырылды, коелар урнаштырылды.
Гомумән алганда, бер елда 600 мең куб.су чыгарылды һәм сатылды. Суүткәргеч һәм канализация линияләренең эшчәнлеген тәэмин итү өчен хезмәткәрләрнең, авариятергезү бригадаларының һәм дежур машинистларның хезмәтләре игътибарга лаек. Проблемалар да юк түгел. Күпфатирлы һәм шәхси йортларда яшәүчеләр кулланылган чүпрәкләрне, салфеткаларны, шулай ук азык-төлек калдыкларын турыдан-туры канализация линияләренә ташлый. Шуның белән үзләренә һәм башкаларга вакытлыча кыенлыклар тудыра. Гомумән алганда, канализация системасының эшчәнлеге 1030 мең сум күләмендә югалтуларга китерә.
Халыкның хезмәтләр өчен вакытында түләмәве - предприятие өчен иң авыр мәсьәләләрнең берсе. Ел дәвамында 57 кулланучыга карата 700 мең сумнан артык суммага суд органнарына мөрәҗәгать ителсә дә, аз гына сумма кайтарылды. Бу эш киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Киләчәккә планнарыбыз зур. Предприятиебездә сыйфатлы хезмәтләр күрсәтү эшенә лаеклы өлеш кертүчеләр - экскаваторчы Галимҗан Ялалов, водитель Илшат Авзалов, машинист Ләбиб Шәйхлисламов кебек уңганнар эшләгәндә бурычларыбызны үз вакытында башкарып чыгуга тулы өмет бар.
Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан тармак ветераннарын, хезмәткәрләрне ихлас күңелдән котлыйм. Тынгысыз эшләрендә уңышлар, гаилә иминлеге, сәламәтлек, озын гомер телим.
Радик ХӘЛӘПОВ, «Водолей» җәмгыяте директоры.