Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
17 март 2024, 05:30

Авылның аксакалы бурычын үтәде

Игмәт авыл советы авыл биләмәсенең 2068 нче сайлау участогында сайлауларның өченче көнендә халыкның 90 проц. тавыш бирде.

Авылның аксакалы бурычын үтәдеАвылның аксакалы бурычын үтәде
Авылның аксакалы бурычын үтәде

Авылның аксакалы - 95 яшьлек Әнвәр Шәйхетдинов та үз бурычын үтәде. Ул 1929 елның 8 мартында Игмәт авылында туа. 1952 елда Монголиядә хәрби хезмәтен үтәп кайткач колхоз эшенә чума. Читтә шофер һөнәрен үзләштереп кайткач, "ГАЗ-51" автомобилен хезмәтләндерә. Лаеклы ялга чыкканчы яраткан һөнәренә тугры кала. Намуслы хезмәте югары бәhалана - "Хезмәт Кызыл Байрак" орденына, купсанлы медальләргә ия була. Әнвәр Фәтхетдин улы Коммунистик Хезмәт Герое, Социалистик Хезмәт ярышы җиңүчесе була. Сайлау көнне почетлы гражданин улы Алсун белән килде.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас