Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
17 март 2024, 05:30

Халык мәнфәгатен кайгыртабыз

Торак-коммуналь хезмәткәрләре көне – тормышыбызны көннән-көн уңайлырак һәм күңеллерәк итә торган бик күп кешеләрнең һөнәри бәйрәме.

Халык мәнфәгатен кайгыртабызХалык мәнфәгатен кайгыртабыз
Халык мәнфәгатен кайгыртабыз

Без аларның кайчакта эшләгәннәрен күрмибез дә. Краннан су ага, батареяләр җылы, подъездда чиста – шулай булырга тиеш кебек. Ә чынлыкта исә, бу бик зур хезмәт. Чисталык саклаучы һәм матурлык тудыручы кешеләрсез тирәягыбыз нәрсәгә әверелер иде микән?! Авыл халкы өчен мондый проблемалар юк кебек тоела. Барысын да үзебез эшләргә тырышабыз. Ләкин күп очракта безгә дә торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең ярдәме кирәк. 

Районда «Уют», «Илешжилсервис”, “Агроил”, “Водолей” җәмгыятьләре халыкны хезмәтләндерүдә уңышлы гына эшләп килә.

«Уют» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять75 күп фатирлы, 15 шәхси йортларда яшәүчеләрне, социаль объектларны, 132 оешма-предприятиене җылылык энергиясе белән тәэмин итә.

2022-2023 елгы җылыту чоры авариясез үтте. Сезон үткәч, үзәк котельныйда һәм җылылык челтәрендә ремонтлар башланып, ул көзге-кышкы чорга әзерлек буенча алдан расланган  планга ярашлы башкарыла.

Бүгенге көндә «Уют» җәмгыятьнең финанс хәле тотрыклы. Предприятиенең энергия ресурсларын тәэмин итүчеләргә түләү мөмкинлеге бар. Бүгенге көндә торак-коммуналь хуҗалыгы инфраструктурасын үстерү һәм өзлексез эшләүне тәэмин итү өчен коллективта 30 кеше эшли. Предприятие штаты комплектланган, хезмәткәрләр укытылган, аттестацияләнгән.

Хезмәт хакы буенча бурыч юк. Тотрыклылык хакына коллектив киләчәктә дә нәтиҗәле эшләргә әзер тора. Бездә үз эшенә тугры, квалификацияле осталар эшли. Аларның күбесе бәйрәмнәрне эш урыннарында билгели.

«Илешжилсервис» җәмгыяте күп фатирлы йортлар белән идарә итү, торак фондын хезмәтләндерү һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә безнең карамакта 40,5 мең кв.м мәйданлы 51 күп фатирлы йорт исәпләнә. Коллективта 10 хезмәткәр исәпләнә.

Узган чорда халыктан 997 гариза кабул ителеп, алар үзвакытында хәл ителде.

Торакны тоту буенча хәтсез чаралар күрелде. Шул рәвешле, йорт эчендәге җылылык, су агызу, салкын су белән тәэмин итү, күп фатирлы йортларның гомум милкенә караган электр челтәрләренә хезмәтләре, гомум мөлкәтен карап тоту һәм ремонтлау һәм башка эшләр буенча 3755688 мең сумлык башкарылды.

Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан коллективны, ветераннарны ихлас күңелдән котлыйм. Һәрбарчасына эшендә уңышлар, гаилә иминлеге, тыныч тормыш телим.

Наил ГАЙНУЛЛИН, “Уют” һәм “Илешжилсервис” җәмгыятьләре директоры.


 

 

Халык мәнфәгатен кайгыртабыз
Халык мәнфәгатен кайгыртабыз
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас